Бер кунакны озату белән аллы-артлы икенчесе дә ишек шакый түгелме? Шак та шок.
—Кем бар? Ишек ачык, керегез,—дип Рәшидә каршы чыкты. Егор абзый икән. Ул хуҗабикәгә елмаеп килеп керде.
—Здравствуйте. Балалар, байрам ведь у вас. Ураза-байрам для мусульман важен. Котлыйм,—дип гадәттәгечә көр тавыш белән, татар сүзләрен үзенчә йомшак әйтеп килеп керде. Урыс абзый ятимнәрне якын күрүен алар авыр чакларында яхшы тойдылар. Бәрәңге, йомырка алып килгән. Сөйләшә-сөйләшә чәй эчеп аралаштылар. Хәл-әхвәлләрен сорашканга алар үтә канәгать. Дөнья йөзендә үзләре генә түгел. Өчесе өчен борчылырга кеше булуын белү бүгенгә бик кадерле мәгълүмат. Димәк җир йөзендә алар ялгыз түгел. Ятим калсалар да. Аларның көндәлек тормышы, булмышы белән кызыксынучылар бар. Бу хәл йөрәкләренә җылылык бөркте. Балаларга битараф булмаган кешеләр.
***
Рәшидә Назыйф белән хатлашып торды. Шуңа хат ташучы Бануны күрсә, йөрәге урынында түгел. Күкрәк читлегеннән чыгардай булды. Дөп тә дөп. Бу ханым салават күпере аша үтеп сөйгәннәрнең бер-берсенә юллаган күңел сәламнәрен җиткерә, диярсең. Һәр алган хәбәр яшеллеккә шифалы яңгыр тәэсиренә тиң. Шул очпочмаклы хаты ярдәмендә сөйгәне ерак чакрымнарны үтеп янына килгән сыман. Күктә күз явын алырлык илаһи матурлык— җиде төс нурланышы хасил. Шул мизгелдә салават күпере ике яшь йөрәкне тоташтырды. Бану китергән очпочмаклы хат кулына ешрак эләксә икән! Шул мизгелдә җиһанга аваздаш күңел тибрәлешенә эләккәнен көт тә тор! Иң кадерле энҗе-мәрҗәннәрдән дә кыйммәт кәгазь очпочмак. Назыйфның сагынычлы сәламнәре белән сугарылган. Йөрәк түрендәге хискә буйсынып, кошлардай канатланып бер-берсен күрергә тырышырлар иде. Хисләр дөрләп янсын өчен шул хәбәрнең тукталмавы шарт. Авыл халкы хат ташучыны төс-килбәте, атлавы буенча ерактан танып тордылар. Күз йоммый аның өй турыннан үтеп китүен көттеләр. Бәлки, бу юлы Бану хат китерер. Һәркайсының нияте — тик юньле хәбәр алырга. Кыз иң шатлыклы мизгелләрен көтеп алды. Ә сөйгәненнән хат килү — күңел тантанасы. Назыйф үзе Рәшидә турында кайгыртты, кызыксынды. Ятимлекнең авыр сынавын үз иңнәренә алырга риза булыр иде. Фронт юлында дошманны чигәргә мәҗбүр итүен кыз озакламый беләчәк. Бүгенгә туганнарын ач-ялангач итмәскә тырышкан Рәшидәгә җылы сүз белән ярдәмләшергә тырышты. Четерекле хәлләрдән чыгу юлларын эзләде. Әгәр авылда калган булса, булыша алыр иде. Кызганычка каршы, шактый ерактан бу мөмкин түгел. Шуңа Назыйфның эче нык пошты. Егетнең табигате шундый. Хатларында җылы аралашу, сагынуы турында язды, бер зарлану сүзе юк. Әйтерсең лә солдат өлеше бөтенләй авыр түгел кебек. Дошманга каршы алышларын сурәтләүдән Назыйф ерак торырга тырышты.
Яуда булган хәлләр башка сыймаслык. Ут, туп шартлавыннан көн белән төнне аермалы түгел. Кара туфрак күтәрелеп кояш нурларын каплый төсле. Колак очыннан һаваны кискәндә сызгырып очкан пуляның берсе сиңа тәгаенләнгәне түгел микән? Аек кына моны әйтеп булмый. Тамак кайгыртып, исән калыр өчен шактый көч түккән газизләренә фронттагы мәхшәрне белгертү нигә кирәк? Тылдагыларның көн итүен ансатлардан дип атарга тел әйләнмәс. Тыныч тормышта, авылда сеңелесе Гөлзайхан вафат булды. Ачлыктан. Дошман белән яуда алышкан абыйсы моны белгәч бик бетеренде. Шуннан гайре Назыйф совет солдаты буларак, йөрәк түрендәге кешеләрен һич борчымас булды. Әмма хатта юньле хәбәрләр язарга тырышканга дөнья үзгәрми. Бары да уңай якка борылса икән. Тик чынбарлыктан, тормыш давылларыннан качып котылып буламыни?
Коточкыч алышта пехотаны утка тоткан мәл. Солдатлар атакага ташланды. Менә ачыклыкка килеп чыгулары. Назыйф, башкалар кебек үк:
—Урааа,— сүзен сузып кычкырып алга барышы. Бер мизгелдән үзен сугып аяктан ектылармыни? Күкрәк читлеге януына түзәрлек түгел. Назыйф кулы белән авырткан урынын капламакчы булды. Караса: кулында кан. Шул секундта башына:"Яраладылар, димәк",—дигән уй килде. Күкрәгендәге яну бар тәнен уратып алгандай итте. Тынлыкны караңгылык алыштырды. Назыйф һушын югалтты.
Госпитальдә яралы солдатларның чуты-чамасы юк. Ыңгырашу. Саташып Назыйф татар телендә сөйгәне, әнисе белән аралашты. Егет маңгаенда эре тир тамчылары. Вакыты-вакыты белән яшь солдат туктап калгандай итте. Шәфкать туташлары авыр хәллеләр янында. Кайсы үлем белән көрәште. Икенчеләр исән калу өчен бар чарага риза. Аяк-кулларны ампутацияләү операцияләре. Яралыларны карап, ашыгыч ярдәм кирәклеләрен сайлау туктаусыз оештырылды. Хирурглар үлем белән алышта җиңүче һәм җиңелүче ролендә. Арудан тәмам йончыганнары урынында икенчеләре сафта. Тәүлек буена көч салу мөмкин түгел кебек. Тиңдәшсез батырлык үрнәкләре бихисап. Табиблар кулларыннан килгәнче Назыйфның гомере өчен көрәштеләр. Тик саклап кала алмадылар. Әмма әҗәл көчлерәк булып чыкты…
Рима КАҺАРМАН.
Дәвамы бар.