Очын-очка ялгап яшәгән чор. Мөселманның сынаулы рамазан ае җитте. Халыкның бер туйганчы ашарга иде, дип хыялланган вакыты. Сугыш чорында бар да фронт өчен. Дөнья үз нечкәлекләрен кертүчән. Кодаш авылында бу чакта ураза тотучы булмады. Сынавы хәтәр. Тамак ач. Рамазан ае тәмамлану алдында. Бәйрәмне көткән мәл. Мәрхәбә әби кеше аша Рәшидәне мунча керергә чакырды.
— Иртәгә Ураза гаете. Тиешенчә каршыларга кирәк. Моның өчен пакь булу фарыз, —дип каршылады ул ятимнәрне. —Әниегез Мәфтуха бигрәкләр дә дини булды. Мәдрәсәдә укыганга бигрәк мәгълүматлы иде. Безне дә өйрәтте. Рәхмәт яугыры, сезне ифрат тәртипле итеп тәрбияләгән.
Еллар үтсә дә әниләрен җылы сүз белән искә алуларына Рәшидә гаять нык канәгать. Бу сүзләрдән кызның күңеле тулып китте.
—Мәрхәбә әби, чакыруыгызга рәхмәтлемен. Утын дөм бетте. Гает алдыннан мунча керер өчен авылның бер очыннан икенче очына килергә бик ризабыз. Чакырсыннар гына.
—Байтак кеше мунча керер бүген. Бәйрәм бит.
Рәшидә сөенеп туганнарын мунча кертте. Вакыт чикле, артык иркенләргә форсат тимәс, чөнки Мәрхәбә әби мунча керергә күпләрне чакырган. Бу көнне бер яккан мунчаны чиратлашып унбиш кеше керде. Күңел сафланган ай — рамазанны әнисе дулкынланып көтеп ала торган иде. Рәшидәнең хәтерендә. Тәнең пакь, күңелен саф булуы шарт дини бәйрәмдә. Тик шулай да әтисе белән әнисе бәйрәм түрендә утырсалар ни әйтерләр иде икән? Әнисе ураза, корбан гаетләре алдыннан тәрәзәләрне юып, мичне акшарлап каршылаганын яхшы хәтерләде. Кайту белән бу эшләрне Мәшүдә белән җәһәт башкарып чыктылар. Әхмәтзәкинең дә апаларына булышасы килде. Су кертеп, чыгарып торырга өлгер генә. Тылсымлы бәйрәмдә аларга әни-әтисе күктән карап торачаклар, дип апалары әйткәнен малай яхшы хәтерли.
—Түтәй, әти-әни безне күктән карап торганга күрә тырышасыздыр. Башка көнне алар өлгемәскә мөмкин. Безнең эш күп бит, алар да тик кенә утырмыйдыр. Ә менә бәйрәмдә эшләргә ярамый, диләр. Вакытлары булачак. Алар безне иртәгә күзәтәчәкләр, димәк.
Апалары аңа сәерсенеп карап куйдылар. Ни әйтсәләр дә бәләкәчләре һич онытмавы хәтәр. Әхмәтзәки аптырап:
—Алар безне күзәткәч, ник без аларны күрмибез соң?
—Нигә күрмәскә, күрәбез. Тик төштә,—дип Рәшидә энесен тирән уйлардан арындырасы килде.—Эшенә күрә әҗере. Әйдәгез бергәләшеп чәй эчеп алыйкчы.
Самими бала шатлыгыннан көлеп үк җибәрде. Әхмәтзәки газизләрен төштә күрергә бик риза. Тәмләп чәй эчүе күңелле. Иртәгә ямьле ураза гаете. Бәйрәм. Ник шатланмаска?
***
Ураза гаете күңел күтәренкелеге алып килде. Бу көнне Рәшидә бәйрәмчә ризык пешермәкче. Иртән иртүк әнисе өйрәткән догаларын укыды. Юклык чорында авырлыкларны җиңәргә көч биргән Аллаһыга мөрәҗәгате шулдыр. Рәхмәтен пышылдап юллады.
—Үзәккә үтәрлек салкыннарда туңмаска, бер тәгамь ризык беткәндә очын-очка ялгарга җай биреп тордың. Ташлама безне. Бар ышанычым синдә. Туганнарымны исән-сау аякка бастырырга бирсәң иде,—дип күз яшьләрен сөртеп ялварды.
Аш-су хәстәрләгән чакта капка келәсе тавышы колакка кереп калды. Бераздан берәүнең ютәлләве ишетелде. Хатын-кыз эндәште. Тавышы таныш кебек. Рәшидә, ишегалдына чыкса ни күзе белән күрсен: Маһирә үги әнисе басып тора. Кулында күчтәнәче дә бар.
—Саумы, әни, ник керми торасың? Түрдән уз.
—Балалар, менә килдем әле. Хәлегезне белергә. Бәйрәм күчтәнәче алып килдем,—дип Маһирә өйгә үтте.—Ни хәлләр бар? Нәрсәләр эшләп ятасыз?
Мәшүдә, Әхмәтзәки кунак янына килеп бастылар. Маһирә үги балаларын аркаларыннан сөйгәндәй итте. Күчтәнәчкә кечкенә түгәрәк икмәк алып килгән. Бергәләшеп өстәл тирәли утырып сөйләштеләр. Рәшидә чәй табыны белән мәшгуль. Рәхәтләнеп аралашуга ни җитә?
—Вакыт үзенекен итә икән. Тартылып үсеп киткәнсез әле менә. Сирәк күргәнгә миңа ачык тоела бу. Матур итеп көн итәсез икән. Шөкер,—дип чәй эчү белән Маһирә кайтырга кузгалды.
—Безгә дә килеп йөрегез,—дип үги ана балаларын кунакка чакырып китте.
Әхмәтзәки шул сүзне генә көткән кебек. Шатлануы чиксез. Озатыр уйдан үги әнисе артыннан ияреп чоланга чыкты. Кунакка барачагын белгертәсе килде аның. Ябылгач та ишек ярыгыннан малай кычкырып:
—Әни, көт. Без сиңа киләбез ямеее,— дип сузып оран салып калды. Аның апалары үги әниләренә кул изәп калулары хатынның күз алдында.
Маһирә кайтыр юлда уйларга бирелде. Әйе,балаларны үз канаты астына алу читен. Мөхәмәдулла исән-сау булса әгәр. Башкача булмады шул. Үткәннәргә кире кайту юк. Ялгыз чакларында эче пошты- пошуын. Тик өч ятимне тарту бу ачлык чорында барыбер галәмәт авыр булыр иде. Үзе очын-очка чак ялгап килгәндә ник камыт кияргә? Сирәк-мирәк килгәләсә дә бик хуш. Иңнәренә кеше йөген алмаса да чакка туры килгән чор. Хәл белгәләп торырга исәбе бар. Булдыра алганчы…
Рима КАҺАРМАН.
Дәвамы бар.