Апасы кушкан йомышны үтәү ташка басылган. Мәшүдә җәһәт киенеп абзарга юнәлде. Барысы да хәрәкәттә. Тик энеләре генә ник йомырканы Миңнемулла абзыйлар казына илтергә кирәклегенә төшенми калды. Әмма Әхмәтзәки ишекне ачып:
—Мәшүдә түтәй, бозауга салам салганда яхшылап кара әле, син дә йомырка тапмассың микән?—дип апасының игътибарын җәлеп итте. Ә Мәшүдәгә шул гына җитми тора иде. Ул рәхәтләнеп кеткелдәп көлергә кереште.
—Капкан саен калҗа булмас, бисмиллаңны әйтсәң туярсың.
Күңелле көн булды. Ятимнәр урамында да кояш яктыртырга тиештер инде бервакыт.
***
Миңнемулла абзыйларга байтактан килгәне юк. Хаҗәт әллә кемнәр тупсасына китерергә мөмкин. Миңнемулла абзыйлары туганын шатланып каршылады. Килү белән өстәл артына утыртты. Кәлҗемәләп чәй эчтеләр.
—Бибинур җиңги, казларың утыргандыр. Мин бер йомырка таптым бит әле йортта. Шуны каз астына салыйкчы? Насыйп булса каз бәбкәле булырбыз. Юк икән бер үпкә белгертмәм,—дип Рәшидә яулыкка төрелгән йомырканы ачып күрсәтте.
Җиңгие кызны кире борырга кыймады. Килешмәгән эш. Рәшидәнең читен чакта да кешегә зарланмасы билгеле. Гомергә бер йомышы төшкән. Ятимнәр ун бармак көче белән тамак туйдыра. Теләнеп, кул сузып, хәер эстәп йөрмәделәр. Бибинур шунда ук ризалышты.
—Ярый, өч көн элек утырган каз астына урнаштырабыз аны. Билгеле булсын өчен күмер белән тамгалап кую иң дөресе. Чыкты исә синеке, тышта яткан йомыркага суык бәрсә, үпкәләштән түгел, әйеме?
—Ризамын. Шулай һичшиксез,—диде Рәшидә сөенеп. Йомыркага мич алдыннан күмер алып килеп билге сыздылар.
Бибинур сәке астына иелде. Ояда утырган каз “пысс” тавышы белән канатларын җәйде. Хуҗабикә аны борчыганга аптырагандай . Шул арада җитез җиңгие торып баскан каз астына тамгалы йомырканы урнаштырырга өлгерде. Хәзер вакыт үтү кирәк. Хәерле сәгатьткә туры килсен!
Рәшидә туганнарыннан күтәренке кәеф белән кайтырга чыкты. Яз кояшы кәефне күтәрерлек. Көтмәгәндә, уйламаганда шундый табыш. Ярый әле авылда туганнары бар. Мондый йомыш белән теләсә кемгә барып булмый. Аңламаслар. Йомырка табу шатлык. Ә аны куеныңда йөртеп бәбкә чыгару мөмкин түгел. Якын күргәннәр кире бормый. Үзеңнеке һаман үз. Карендәшләр бит.
***
Сәгате суккан чакта Рәшидә Миңнемулла абзыйларга юл алды. Кыз борчылды бераз. Икеләнүе урынлы. Бәлки, йомырка тышта тәүлек буена яткандыр. Кем белсен. Тырышуы бер хәл, эшенең рәте булды микән?
Капкаларын ачу белән кыз йорт мәшәкатьләренә күмелгән Миңнемулла абзыйга тап булды. Ул эш белән мәшгуль.
—Әйдүк, Рәшидә балакай, хуш килүең. Сөенче, бәбкә хуҗабикәсен көтә,—дип пыскып торган өметен уятты.
Өй ишеген ачу белән Бибинур җиңгие пәйда булды. Ул ишарәләп кызга утырырга боерды. Җитез хатын тылсымчыдай сәке астындагы оядан зур бәбкәне тотып чыгарды.
—Әлегә тышта суыграк. Бераздан яшел хәтфә үләнгә чыгарачакбыз. Бу тамгалы йомыркадан чыкканы.
—Рәхмәт яугыры. Ничекләр түләп бетәрмен инде сезгә?
Биби җиңгие авыз кырые белән генә елмайгандай итте.
—Инә каз вазифасын үтәде. Бер түләү дә кирәкми. Туганнар арасында ярдәм итү гадәти эш. Әмма бәбкәң ата булып чыккан бит әле. Үстергәч суя аласыз. Зур каз булмакчы.
— Бибинур җиңги, безнең каз үрчетергә исәп бар. Булдыра алсак,—дип Рәшидә максатын ярып салды.
—Алай икән. Үрчетер өчен инә бәбкә кирәк сезгә. Инәгә алыштырып биримме әллә?—дип Бибинур җиңгие ояда бер-берсенә җылылык эзләгәндәй сыенып яткан бәбкәләргә күз салды. Ул тылсымчыдай каз оясыннан кечкенә бәбкәне тартып та чыгарды.— Өлешеңә төшкән көмешең. Кулыма эләккәне синеке. Менә монысы.
Бибинур җиңгие Рәшидә кулына бәбкә тоттырды. Тәүге бәбкәгә караганда монысы икеләтә кечерәк. Тере сары йомгактай үзе. Бәбкәнең томшыгы кыек икәнен шәйләп алды. Өйгә кергән Миңнемулла абзый кызның күңелен күтәрер исәптән:
—Бәхетең булса бу каз бәбкә китерер. Рәшидә, тешлә борынын.
Озак гомер каз караган кеше белми әйтмидер, дип Рәшидә казның кыек борынын тешләде. Аның кәефе бүген шәп. Насыйп булгач, ул янә бер җан иясен өенә алып кайтты. Тырышканда дөнья көтеп була икән. Абзарда тавык берүзе хуҗабикәдәй. Ә бозау, каз бәбкәсе әлегә сабый хөкемендә. Салкынга бирешүләре бар. Хәстәрләргә кирәк. Көннәр тәмам җылынгач абзарга чыгарырга мөмкин. Һәркайсы кадерле. Әлегә үзләре янында асрарга бик ризалар. Тырышулары эзсез түгел. Мохтаҗлыктан чыгу юллары бик хәтәр шул.
Рима КАҺАРМАН.
Дәвамы бар.