Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 август 2022, 09:58

Башкортстанда мәктәп формасы өчен компенсациягә кем исәп тота ала һәм аны ничек алырга?

Күпбалалы аз керемле гаиләләр шундый хокукка ия. Компенсацияне мәктәп формасы яки аны алмаштыручы кием-салым өчен бирәләр.

Күпбалалы аз керемле гаиләләрдән нинди документлар кирәк: - гариза - паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ - бала туу турында таныклык (яки берничә баланыкы) - гаилә составы турында белешмә - сатып алуны раслау өчен касса һәм товар чеклары - күп балалы гаилә аз керемлеләрдән санала дигән белешмә. Баланың ата-анасы яки баланың законлы вәкиле мондый белешмәне яшәү урыны (теркәлү урыны, регистрация) буенча халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгендә алырга мөмкин. Башкортстанда мәктәп формасы алуга акчалата компенсация ике елга бер тапкыр бирелә. 2022 елда компенсациянең максималь күләме 4 489,40 сум тәшкил итә. Башкортстанда мәктәп формасын компенсацияләүгә документларны 2022 елның 1 октябренә кадәр бала укый торган мәктәпкә яки "Госуслуги"порталы аша тапшырырга кирәк.



 

 

 

Автор:
Читайте нас: