Барлык яңалыклар
Мәдәният
12 август 2022, 19:00

Туры юл күрсәтүче Рәшидә

Әдәби әсәрдән өзек тәкъдим итәбез. Һәр язмышта ил тарихы чагыла. Урындагы автор Рима Каһарман иҗатыннан. Сез — иң беренче укучылар. Дәвамы. Фото//twitter.com/anrozhn1/status/1267359707137740800/photo/4

—Бер чебеш алган өчен башны Себер җибәреп булмас, дип ташлаган идем. Кайда булдың, кошчыгым?—дип Рәшидә җәһәт кенә чебешен эзләргә кереште. Ташлавы тиз, ә менә сәхрәдә, тугай яланында аны тотып кара әле син!  Бу кадәрле иркенлекне тәү тапкыр күргән чебеш тирәклектә чабарга кереште. Кул селтәп китү юк. Бәй, җан иясен адаштыру Рәшидәнең башына кереп тә чыкмады. Кыз арлы-бирле йөгереп чебешне эзләргә кереште. Әле генә күз алдында булган җан иясе бер мизгелдән ут та су. Юкка чыкты. Рәшидәнең аны калдырырга исәбе юк. Тәмам эзләп арыган чакта биек үлән арасыннан каршына үзе килеп чыкмасынмы. Тотарга барса —чабарга гына торды. Әйтерсең лә яхшы тай. Кечкенә генә җан иясе. Терекөмештәй һәрчак хәрәкәттә. Чебеш артыннан куа-куа Рәшидә кайтып җиткәнен дә сизми калды. Максатына ирешү гаять күңелле. Ниһаять, чебешне куып тотты.

—Мәхлук, сине төлкегә калдыраммы соң? Сәфәр яраткан чебеш, фермадан качкансың, безнең өйдән качасы булма,— дип кошка акыл өйрәтеп, куенында алып кайтты сәяхәтчене.

Гаилә әгъзасы кебек тәрбияләп үстерделәр аны. Тавык булыр, дип Фәния юраган иде.Чебеш  әтәч булып җитлекте. Ул үз кадерен белеп, хуҗаларын иртә таңда кычкырып уята башлады. Түбән очтагы туганнарына барып, Рәшидә аны тавыкка алмаштырып кайтты. Бәләкәй булса да йомырка салуы  мең артык. Кадерле. Әтәчсез дә иртә тору ятимнәр гадәтендә. Базарда иң үтемле ризык әле ул. Саттың исә, тере акча. Салымнарны капларга бик ярап торыр. Фәния апасы кайчак эшләмәс кылыкларга этәрә. Рәшидәгә  мондый эшкә мәңге бармас иде. Сүз чыкмас күршесе кызга яшәү дәресләрен гамәлдә бирмәкче. Кендек әбисе үзенә начарлык теләми, монысы билгеле. Әмма һәр кушканын үтәве хәтәр. Манма тиргә батарлык. Сүзен тыңлап, ирекле тормыштан колак какмасаң бик хуш. Колхоз чебешен алып имин калганына шөкерана итәрлек.

Рәшидәнең хезмәте “трудодень билгеләре” булып теркәлә барды. Кәгазьдәге эш көне сызылган таяк рәвешендә билгеләнүе шарт. Кыз тиешенчә, намус белән көч салды. Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче, дип башкаруны йөрәге кабул итмәгәнгә. Табигате шундый. Башкарган эшеңнән ләззәт алып көч салу бар кешегә дә тәтеми әле ул!

.                                              ***

Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, дип халыкта тикмәгә әйтелмәгән. Март аеның соңгы көннәрендә кояш нурлары олы көчкә ия. Күз камаштырырлык яктылык.  Өем-өем карлар эреп бозга әйләнгән мәле. Җылы кояш нурлары шул карны гына түгел, хәтта бозларны йомшартты. Бераздан җирне каплаган ак юрган суга әйләнеп ерганак булып агар. Һавада табигатьнең  тылсымы хуҗа, диярсең. Агач кәүсәсеннән сут таралып, бөреләр тулышырга торган мәл. Күңел халәте ниндидер яхшы хәбәргә өмет балкытты.

Көннәр җылына башлау белән бозауны өйдән абзарга чыгарырга булдылар. Рәшидә  чиләген тотып, бозау эчерергә чыкты. Җылыга күнеккән малкайны яхшы тәрбияләргә кирәк. Абзар суыкчарак. Ашаган мал бирешмәс. Читән буенда салам өеме. Апасы күтәрмәгә куйган чиләген Әхмәтзәки дөбер-шатыр өйгә алып кереп китте. Бер чыккан арада Рәшидәнең йорт мәшәкатьләрен төгәлләргә исәбе бар. Иң элек  бозау улагына ашарын хәстәрләргә кирәк. Салам алырга баргач, кыз туктап калды. Ни күзләре белән күрсен: өемдә көтелмәгән бүләк— каз йомыркасы. Рәшидә якын-тирәгә күз ташлады. Берәр инә каз кергәндер, күрәсең. Аптыраштан урамга чыгып бераз күзәтте, бер җан әсәре дә юк. Салам өеменнән йомырканы алып тизрәк җылыга кертмәкче. Кыз салам салырга ниятләде һәм туктап калды. Дулкынланып йомыркага зыян итеп куюы бар. Бәласеннән башаяк. Рәшидәнең туганнарыннан сөенче алырга исәбе. Ятимнәргә керем  килде лабаса. Көтелмәгән урыннан. Насыйп булганга күрә. Өйгә керү белән ул өстәлдәге савытка йомырканы җайлап салды. Йөзе канәгать.

—Бозау янына чыккан идем, ә ул миңа күчтәнәч биреп кертте әле менә.

Әхмәтзәки күзләрен зурайтып йомыркага карап торды.

—Ә бозауга моны кем биргән?

Мәшүдә кычкырып көлүе челтерәп аккан чишмәдәй. Аның хихылдавын ишеттең исә сәбәпсез дә кушылып көлергә мөмкин. Җитдилеге белән аерылып торган апалары елмаеп кына:

—Сораган идем. Бозау берни дәшмәде. Белми, күрәсең,—дип шаяртты.

Әхмәтзәки самимилеге чиксез. Ул хәйран.

—Әгәр мондый йомырканы пешереп ашасаң, валлаһи туярлык,—дип хыялын ачмакчы.

Рәшидә апасы энесенә карап алды һәм шатлыгын яшерми:

—Юк, Әхмәтзәки туганым, ашамыйбыз. Әйдә, югары очтагы Миңнемулла абзыйларга илтәбез аны.

Энесе авызын турсайтып, башын аска иде. Табылган бүләкне башкаларга бирүенә каршы.

—Ник?

Мәшүдә шунда ук апасының ниятен аңлап алды.

— Миңнемулла абзыйлар гомер буе каз караганга күрә.

—Әйе, бу йомырканы утырган каз оясына урнаштырсак. Инә каз бәбкә чыгара. Була, хуҗаның ризалашуы гына кирәк. Мәшүдә, үскәнем, бозауга салам салып өлгермәдем. Чыгып кара инде,—дип Рәшидә киенә башлады.—Нужа печән ашата, саламын да ярата. Күңел төшенкелегенә бирелмибез. Менә безгә көтелмәгәндә нинди бүләк насыйп булды.

 

Рима КАҺАРМАН.

Дәвамы бар.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: