Барлык яңалыклар
Мәдәният
12 август 2022, 11:16

Магашлы-Алмантай авыл клубында балалар өчен чара

Магашлы-Алмантай авыл  балалары өчен "Чәчәк фантазиясе"дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде.

Чәчәкләр-һәр бәйрәмнең кирәкле элементы. Алар универсаль бүләк һәм бизәк . 11 август көнне Магашлы-Алмантай авыл клубында балалар өчен "Чәчәк фантазиясе" дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Чарага килгән балалар төсле кәгазьдән чәчәкләр ясарга өйрәнделәр. Мастер-класс тәмамлангач, һәр баланың үз чәчәге барлыкка килде. Бу чараны мәдәният оештыручы Кузьмина Л. Ф. әзерләде һәм үткәрде.

Магашлы-Алмантай авыл клубында балалар өчен чара
Магашлы-Алмантай авыл клубында балалар өчен чара
Магашлы-Алмантай авыл клубында балалар өчен чара
Магашлы-Алмантай авыл клубында балалар өчен чара
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: