—Эш серләре күп, диләрме? Юк сүз. Тавыклар исән-имин булсын өчен вакытында ризыгын, суын хәстәрләргә кирәк. Салган йомыркасын вакытында алып бару хәерле. Алар салгач аны ашарга да күп сорап тормыйлар. Кирәкле матдәләре җитми торгандыр.Белмим, мин мал врачы түгел. Йомыркада бар витаминнар. Караучы җитезрәк булып, оядан алып барырга тиеш.
Без үзебез аш-суга талымлы димәс идем. Тавык башсыз дип чутланса да кирәклесен үзләре шулай хәстәрләргә торалар. Авыз ачып калсаң, йомыркалар “очарга” мөмкин. Ә колхоз җитәкчелеге алдында җавап бирмәс өчен салганнарын шунда ук җыеп бару тиешле. Эшебезнең бар ысулын аңлаттым. Шулай, бер-ике җөмлә белән генә...
—Уяурак булу кирәк, димәк. Фәния апа, син өйрәткәнчә эшләрмен.
Күршесе белән эшкә бергә йөрүне Рәшидә кулай күрде. Ярдәм, киңәш йөзеннән дә. Икенчедән, бергә күңеллерәк. Ничек бар шулай уртага салып, киңәш итеп эшләү үтә җайлы. Югары планнарны үтәү йөзеннән бик тырыштылар. Җитәкчелек вакыты-вакыты белән тикшергән чакта, план үтәмәгәннәргә шелтә эләккәләде. Зур ялгышлыкларга урын юк. Бер көнне тавык киртәдәге биегрәк урындагы ярыкка башын тыккан. Бичара, кызыксынучанлыктандыр инде. Тик тыкканда җае чыккандыр, бер хәл, әмма ул аны кире тартып ала алмаган. Кичтән бу хәлгә дучар тавык колхозчылар килүгә сәленеп төшкән. Иртән моны күзәткән ахирәтләренә җавап бирергә кирәк. Гел начарга юрасаң эшләве авыр. Хәлне үзгәртү мөмкин түгел. Бригадирдан өлеш эләгәсен көт тә тор. Рәшидә аптыраганнан такмак чыгарырга булды.
—Хуҗам сорый йөз күкәй,
Дәүләт сорый йөз күкәй.
Асылынмый нишлим соң?
Күкәйлегем беттекәй.
Хатын-кызлар өчен мәрәкә. Бригадир исә бу такмакны ишеткәч, бу хәлне зурга җибәрмәде. Киртәләрдән корылган койма ярыкларын юк итү хәерле. Тавыкка хәвефсезлек кагыйдәләрен төшендерермен димә. Колхоз мөлкәте өчен катгый сорыйлар. Әмма берәү дә зыян итәргә уйламаган. Тик тавышка китсә акланырлык түгел. Бәласеннән баш-аяк. Йомырка, тавык җиме үзләштерелергә тиеш түгел. Һәр кош башы исәпле. Берәрсендә шикләнә күрмәсеннәр, дип тырышып көч салган мәл.
Рәшидә күршесе белән тавык фермасыннан кайтырга чыктылар. Зур гына ара үтелгән. Таллыктан алларына бер чебеш йөгереп килеп чыкмасынмы. Фәния алан-йолан каранганнан соң чебешне җәһәт кенә тотып, Рәшидәнең култык астына тыкты:
—Алып кайт, бу чебеш тавык бугай,— дип шаккатырды.
Күрше авылларында гына өч помидор алганы өчен биш елга утырган кыз язмышы билгеле. Андый очраклар шактый. Кеше язмышлары турында ишетеп җаннары өшегән иде бит инде. Нишләргә белми, коелып калган кызны аптыратып, Фәния югары очка борылды.
—Каушама! Котың очмасын. Ул чебеш сиңа язган. Фермадан алып чыгып булмас иде әле, ә бу алтын томшык үзе каравылчыларны хәйләләп узган. Шактый араны үтеп, нәкъ безне көтеп тора, лабаса,—дип кычкырып көлеп җибәрде.—Бианаларымның хәлен белеп кайтырга иде исәп. Хуш,— сүзләре белән тыкрыкка кереп юк булды.
Рәшидә кулында чеби түгел, ут ялкыны, диярсең. Куркуыннан манма тиргә батты. Маңгаенда бөрчек-бөрчек тире хасил.
Үсмер, берсүзсез, ризыкны үзе хәстәрләргә тиеш. Колхоз мөлкәтенә кул сузган таныш кызларның язмышлары аңа тынгы бирмәде. Атлаганда чебеш тыпырчынудан туктамады.
—Кычкыра күрмә, үзең каршыма чыктың бит,—дип кыз аны битәрләп атлап барышы. Бик теремек. Рәшидә ут йотып барганда каршысына бригадир Кәбирнең килүен шәйләп алды. Атлашы ерактан ук билгеле, алпан-толпан. Гөнаһым шомлыгы, я кирәкмәгән вакытта чебеш чыркылдый башлар, дигән уй яшендәй. Бер чебеш өчен башын төрмәдә черетәсе юк әле, дип кыз култык астындагы кошны тугайлыкта төшереп калдырды. Җитәкче каршына килеп чыкмагае. Көтелмәгәнлектән чебеш кычкырырга тотынмасынмы. Үз уйларына чумган бригадир исәнлек-саулык сорашып юлында булды. Тал-тирәктә кошлар сайравы хәтәр. Шуңа чебеш чыркылдавы ишетелмәгәндер, күрәсең. Хәер, фермадан ничә чакрым ераклыкка килеп, тугайлыкта колхоз чебеше йөрер дип кем уйласын инде? Ниһаять, ир күздән югалды.
Рима КАҺАРМАН.
Дәвамы бар.