Катгый таләпләр үтәлмәгәненә бер ишарә. Икенчесе өй уртасында арлы-бирле йөри бирде. Хас кораллы часовой, каравылчы шикелле.
—Сиңа кем кайтып китәргә рөхсәт итте ул?
Озын буйлысы йөрүеннән туктап, төгәллек кертмәкче.
—Ник син дәүләт мөлкәтен әрәм-шәрәм итәргә тиеш? Урын-җир әйберләрен ташлап китәргә хакың юк. Тапшырмагансың бит. Нинди башбаштаклык!
Үзен тиргәүчеләрне күрер өчен Рәшидә көч хәл белән чаклы-чоклы торып утырды. Сәламәтлеге какшаган. Күренеп тора. Артык аклану да кирәкми кебек.
—Туганнарым үзләре генә. Япа-ялгызы калдылар. Аларга күз-колак булучы юк. Бәләкәйләр бит. Аларны карар өчен кайткан баш.
—Туганнарыңны кайгырткач урман чыгаруда эшләр идең. Дәүләт мөлкәтен санга сукмый, юкка чыгарганың өчен үзеңне кулга алабыз хәзер. Төрмәдә—урының,— дип аягүрә йөргән дәүләт вәкиле кырт кисте .
Өлкән тикшерүче торып ук басты. Карары катгый булмакчы. Икеләнәсе юк.
—Тиз бул, көеңне көйләтмә. Район үзәгенә хәзер үк. Син хөкем ителергә тиешсең. Ничә елгамы, айгамы, бу турыда районда белерсең. Анысы миңа караңгы. Мин илтеп тапшыручы гына. Югарыда хәл итәрләр.
Йөзләре агарып киткән кыз коелып төште. Ул аклану йөзеннән нигезле сүз әйтмәкче. Тик дәллиләр юк.
—Аның урынына, булмаса, мине кулга алыгызчы. Тиешле төрмәсенә илтерсез,— дип авыл советы рәисе Малик сүз кыстырырга җөрьәт итте.— Ул начар уй белән түгел. Туганнарын карый. Аны алып китсәгез, бу ике бала үкереп үләчәк. Авылда ачтан үлгән балалар, үсмерләр бар. Ятимнәр генә түгел, ата-аналы килеш ачлыктан үләләр. Сугышсыз халык кырыла. Бу кадәрлесен үз өстемә алмыйм. Әйдә, киттек төрмәгезгә. Берсүзсез барам.
Власть вәкилләренә каршылык күрсәткән авыл советы рәисе әлегә кадәр бер дә булмаганга бу икәү ни әйтергә белми калды. Сәер. Җитмәсә, тикшерүчегә авыз ачарга бирмәде. Кемгә таянырлык? Көтелмәгән хәлгә ике ир эндәшмәс хәлдә. Бер-берсенә карашканнан соң Маликны ымлап тышка чакырдылар. Тавыш-гауга юк. Бераздан капка шыгырдап ачылды. Әхмәтзәки шатлыгыннан:
—Түтәй, чыгып киттеләр,— дип сикергәли-сикергәли мич тирәли урады.
Алар артыннан мыштым гына чыккан Мәшүдә елап өйгә килеп керде.
—Малик абзыйга рәхмәт. Бу кешеләр белән йортта сөйләштеләр. Сиңа тимәскә күндерде аларны.
—Авызыңа бал да май, Мәшүдәкәем!
Бер-берсе өчен җан аткан туганнарың, синең өчен коега төшәрдәй дусларың булуы нинди зур байлык икән! Акчага сатып алып булмаслык ядкәр. Моны бәхетлеләр генә татый.
Дәваланырга кирәк. Сырхау эшче файда китерә алмас. Дөньялыкта яшәү өчен кузгалмый булмый. Көндәлекне хәстәрләргә кирәк. Рәшидә чирләсә дә кул кушырып ятуны өнәмәде. Мич башында шалкан пешми, дип үзенең кәсебен дәвам итте. Булган чималны кулланырга исәбе. Кыз аякка баса алмаган чагында кырык кием чабата үрде. Эшенә күрә әҗере. Терелгәч үзләренең һәм башка тирә-як авыл базарларында сәүдә итеп ризык хәстәрләде. Әтисенең сеңелесе, Зөбәрҗәт түтәе һәм җизние Дияс сыер карарга кыстадылар.
—Сыер агы булса ачтан үлмәссез. Иң беренче чиратта сөтбикә алырга кирәк, —дип әйтә килә күндерделәр.
Бу кадәр чабата сатып акчаны әрәм-шәрәм итеп буламы соң? Ул мул чакта бозау белештеләр. Күзгә күренерлек хезмәт нәтиҗәсе. Апалы-сеңелле күрше авылга барып бик бәләкәй бозау сатып алып кайттылар. Зурракка мулрак акча сорыйлар. Ә ятимнәр хәстәрләгән акча нәкъ бу кечкенә бозау өчен таман булды.
Йорттагы абзар хәтәр искергән. Тишекле-тошыклы сарайда бозауны һәлак итеп булмас, дип аны язга тикле өйдә карадылар. Табыннарын сыйлы итәчәк тәүге малкай бу ихатада көтелгән һәм кадерлесе.
Җылы көннәр җитү белән Әхмәтзәки талчыбык "чәбедән" буйлар үреп, абзар торгызды. Аны балчык, тизәк кушып сылап җибәргәч булачак сыерга урын булдырылды. Урак белән урып төрле җирдән печән хәстәрләделәр. Кипкән печәнне кул арбасына өеп йортка китереп бару гадәти эшкә әверелде. Кышлар озын. Хуҗа кулына карап торган малны асрар өчен бихисап көч кирәк. Хәмәдуллиннар исә мал ризыгы хәстәрләүне мөһим вазифадай кабул итте. Сыерның агы булса ач булмассыз, дип Дияс җизниләре күргән саен әйтте. Аның сүзе хезмәт девизына тиң . Сыер сөте көн дә булсын өчен шактый көч салынды, тир түгелде. Әмма балалар бу эшне шатланып аткардылар. Заманында колхозның сепаратор бүлмәсенә барып үткәрелгән сөт сорарга мәҗбүр иделәр. Ә хәзер бозау үсеп, сыер булган очракта үзләре мохтаҗларга сөт арттыра алачаклар. Нинди рәхәт. Алуга караганда бирүе. Абрат сөте сорауга караганда, мохтаҗлар белән бүлешү күпкә күңеллерәк. Ишек алдында сыерың булса, өстәл өстеңдә сыең булыр. Халык әйтсә — хак әйтә.
. ***
Яшьләр кайда кушсалар шунда тырышып эшләделәр. Бердәнбер көнне бригадир кызга:
—Рәшидә, колхозда төрле тармакта эшләп була. Үзеңне сынарга форсат чыкты. Иртәгәдән тавык фермасына эшкә күчәрсең,— дип җитәкчелек карарын җиткерде.
Эшен үзгәртү, ышаныч күрсәтүгә тиң. Рәшидә яңалыкны нәкъ шундый күзлектән кабул итте.
—Басуда утау эшләрен төгәлләдек. Кушкач барырмын. Әйенең башы авыртмый.
Мондый җавапка бригадир үтә канәгать:
—Тавык караучыларга югары таләп куела. Дәүләткә тиешле планны тапшырырга кирәк, ягъни мәсәлән, көн саен йомырканы тапшыру хәерле.
Күрше Фәния апасы анда күптәннән бирле эшли. Рәшидә тавык фермасында көч салырга риза. Тәҗрибә уртаклашыр кешесе бар. Ышанычлы остаз булганга һич икеләнәсе юк. Шул көнне башкарасы эше белән танышырга исәпләде. Бару белән күршесе үзен колач җәеп каршы алды.
Рима КАҺАРМАН.
Дәвамы бар.