Барлык яңалыклар
Мәдәният
30 июль 2022, 14:46

Якүнә авылы 350 еллыгын бәйрәм итте

Якүнә авылына нигез салынуга  350 ел. Шул уңайдан күркәм  бәйрәм үтте.

Якүнә авылының 350 еллыгы зур дата. Зур булмаган бу авыл халкы, райондашлар, килгән кунаклар бу чарага зур теләк белән катнашты. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев җитәкчелегендә бер төркем кунаклар иң элек Якунә авылынның Бөек Ватан сугышына киткән солдатлар хөрмәтенә куелган обелискка чәчәк гөлләмәләре салдылар. 

Илгиз Әхвәс улыбәйрәм уңаеннан ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Ул якунәлеләргә бу юбилей уңаеннан бүләк— музыкаль центр тапшырды. Актив халык Почет грамоталарына лаек булдылар.Тәбрикләү сүзләрен күпләр җиткерде.

Матур концерт чараны бизәде. Тулы мәкаләне гәзитнең киләсе саннарында укырсыз.

Якунә авылы 350 еллыгын бәйрәм итте
Якунә авылы 350 еллыгын бәйрәм итте
Якунә авылы 350 еллыгын бәйрәм итте
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: