Колхозчылар үз вазифаларын тиешенчә үтәп килде. Көндәлек мәшәкатьләре. Көннәрдән бер көнне колхоз идарәсенә җыелырга кушканнар. Рәшидә хәбәрне ишеткәч үк тиз генә анда юлланды. Сугыш чорында мондый җыелышлар бик җитди хәл килеп чыкканда гына булучан. Олылы-кечеле колхозчылар дикъкать белән тыңларга әзер. Колхоз җитәкчелеге исеменнән чыгыш ясаучыны көттеләр. Сүзне авыл советы рәисе вазифасында эшли башлаган Малик абзый алды. Сугыштан яраланып кайтканнан соң һәр четерекле башлангычны гадәттәгечә аңа йөкләтүләренә беркем аптырамас.
Ата-аналы, дәү әти-дәү әниләре булган гаиләләр нинди бәхетле. Балалары караулы. Шундый уйлардан бу минутта Рәшидәнең йөрәге сызды. Үз хәлеңне сөйли башласаң, башкаларны каршы котырту кебек кабул итүләре бар. Кыз тешен кысып кайтты бу җыелыштан. Сеңелесе, энесенә ничек үзаллы дөнья көтәргә өйрәтте. Үзе өйдә булмаган чакта хәвеф-хәтәр була күрмәсен берүк. Ут-күз кебек афәт килеп чыкмагае. Бер-берсенә уяу булырга күндереп юлга чыкса да йөрәге урынында түгел. Бу турыда уйласа йөрәге чәнчеп-чәнчеп алды.
Ерак ара. Барганда Рәшидә башка берни турында уйлый алмады. Ягарга утынын хәстәрләргә кирәк, калган ризык санаулы. Кызның күңелендә — бураннар. Бар ачуын эштә чыгарырга тырышты. Юан агачларны кискәндә бар үҗәтлекләрен кушмый чама юк. Ир-ат көче монда бик ярап торыр иде. Урманнан әлсерәп, тәмам хәлсезләнеп кайтып барактагы сәкегә аудылар. Манма су булып. Киемнәрен борсаң су тамар. Аны иртәнгә кадәр киптерү хәстәрен күрми булмый. Ике атна вакыт үткән, ә Рәшидә йокы әсәре күрмәде. Күзен йомса, Мәшүдә сеңелесе урманнан чыбык алып кайта алганмы, ризыклары дөм бетеп ач калмаганнармы кебек сораулар аңа тынгы бирмәде. Нинди йоклап яту? Калган иптәшләре җимертеп агач кисә, арыганлыктан тирән йокыга тала. Үзләрен эчтән кимерергә сәбәп, кайгы юк. Ялгызы калган балаларны үлемгә дучар итмәсме шулай? Тиешенчә йокламагач кыз тәмам алҗыды. Көндәлек норманы үтәп барганга тәнкыйть утына эләкмәделәр. Эшен намус кушканча башкаруы аның өчен табигый. Әмма җан тынычлыгы булмагач, эшләп торасы да юк. Туганнары берәр бәлагә тарыса, үзен һич гафу итмәячәк. Ерак урманнан кай тарафка юл тотарга белмәссең. Каты буран чыкты. Бригада әгъзалары баракта һава торышы җайлашканын көтеп тормакчы. Юлландылар. Эш коралларын барларга керешкән кызга игътибар итүче булмады. Шул арада Рәшидәгә тәвәккәлләү кулай. Нишләсәң отылмассың, кем белә? Ат чанасы эзе буйлап бире атлады. Туганнары исән-сау булса гына ярар. Кышкы көннең яктысы ком сәгатедәй тиз акты. Эңгер-меңгердә буран көнне кай тарафка барганыңны белмәссең.
Караңгы төште. Бик тиз. Ә бераздан ат эзен кар күмеп китәчәк. Аз гына читкәрәк бастың исә тирән карга чумуыңны көт тә тор. Бу юлдан тайпылмас өчен яхшы чара. Котырган буран басыла төште. Тәмам адашып бара түгелме? Як-ягына каранган кыз күз яшьләрен сөртә-сөртә атлады. Бүре мазар килеп чыгуы ихтимал. Адашкан очракта исә кыш көнне исән калуың икеле. Алга атлый-атлый кыз тәмам әлсерәде. Инде кузгалыр әмәле калмады дигәндә генә еракта пыскып янган ут күзенә чалынып калды. Игътибар итсә, буран басылган. Ә сизелеп суытканы турында Рәшидә уйламаска тырышты. Бар көчен туплап шул янган утка барып җитәргә кирәк. Сүнмәсен генә. Югыйсә хөрт булуы ихтимал. Урманда, буранда ул ут күзгә күренмәгәндер бит инде? Бу уйлар кызга этәргечтәй. Ниһаять килеп җитте. Тәрәзәдә ут сүнмәгән, яктылык бар. Кечкенә өйдә йокламыйлар, димәк. Янәшәдәге өйләрдә ут юк. Уңайсызлык хисе. Басарлык түгел. Чарасызлыктан урман кисүче кыз өй ишеге янына килеп басты. Тынлык. Кыймый гына шакыды. Ишетүче юк кебек. Янә ныграк шакыгач ишек шыгырдап ачылды.
Рима КАҺАРМАН.
Дәвамы бар.