Барлык яңалыклар
Мәдәният
28 июль 2022, 19:00

Туры юл күрсәтүче Рәшидә

Әдәби әсәрдән өзек тәкъдим итәбез. Һәр язмышта ил тарихы чагыла. Урындагы автор Рима Каһарман иҗатыннан. Сез — иң беренче укучылар. Дәвамы. Фото

 

 

Чыбыклардан кечкенә өем хасил. Урынын хәтерендә калдырып Мәшүдә урман эченә юл тотты. Бәлки анда тәбәнәк агачка юлыгыр. Әллә кайда үрмәләгәнче буй җиткән агачтан чыбык сындыру җайлырак. Атлап барышлый  ботак сынган тавыштан Мәшүдә сискәнеп куйды.  Шул тарафка кинәт борылу белән, каршында олпат гәүдәле  иргә тап булды. Шөрләгән кыз урманчыга тотлыга-тотлыга:

—  Сау- саумысыз,— дип эндәшә алды.

  • —Урманда нәрсә югалттың? Ник монда буталып йөрисең?

Ир сынаулы карашын кызга төбәде. Үзе  күзәтү белән мәшгуль. Чанасы буш, кулында балта юк.

  • —Чыбык эзләп килгән идем. Абый, җибәрегез инде мине, зинһар өчен. Ягарга утыныбыз дөм юк.
  • —Ә балтаң кайда?
  • —Юк, мин кул белән сындырмакчы идем.
  • —Югал күземнән. Тәү тапкыр булганга күрә генә чанаңны алып калмыйм,— дип ир карарының җитдилеген дәлилләргә тырышты.

Урман — ил байлыгы. Ул әрәм-шәрәм ителергә тиеш түгел. Берәрсе йомшаклыгын сизсә эшсез калырга мөмкин. Юклык чорында кемне юк белән аптыратырсың. Үсмер кыз янау сүзләреннән елап ук җибәрде. Башын кагуы — ризалык билгесе. Сүз көрәштерү юк. Һәркайсы үз юлында булды. Урманчы чаңгысында күздән югалганчы Мәшүдә эз чуалтып маташты. Әйтерсең лә елгыр куян!

Урманга кергән урынында хәстәрләнгән чыбык өемен эзләү бик мәшәкатьле. Аны табып бер куанды. Буталса эш хөрт. Урманчыга хәзер үк кайтып китәргә сүз бирде  лабаса. Балта белән чыбык чапкалаганда яңадан каршысына килеп чыкса, коралдан колак кагуыңны көт тә тор. Кар тирән булмагач кыз  авылга тиз кайтып җитәргә исәбе. Каһәрең, юлы кайда соң, дип Мәшүдә иреннәрен тешләп алды. Рәшидә апасы урман читендәге куш каенга карап керергә һәм шул ыңгайдан чыгарга киңәш иткән иде. Куш каенны чак эзләп тапты. Авылга ерак түгел, димәк. Рәшидә апасы хафалануыннан үзенә урын тапмаганга эштән иртәрәк кайткан. Каршына ук чыкты. Сеңелесеннән үтә канәгать. Хезмәте мактарлык. Чанасы төз, чыбык-чабыгы алдагы өч көнгә җитәрлек. Эчтән барлагандай караш ташлагач апа кеше кинәт сеңелесеннән:

— Мәшүдә туганым, ә балта? —дип сорады.

Рәшидә  сүзен тәмамлаганчы  Мәшүдә  бишмәтен ычкындырып, күлмәген күтәрде. Апасы балтаны алган вакытта сеңелесенең эченә текәлеп карады. Бакса, кызның эчендә агарып туңган урыны. Аның буенча балта рәсемен төсмерләп була иде. Салкын кышта тәнең белән тимерне җылыту мөмкин түгел. Ул туңдыра гына.

  • —Бәй, туганым, эчең туңган бит,— дип апасы шул урынны уарга кереште.

Кызганудан күзеннән мөлдерәп яшь акты. Булдыра алганчы  утынга барып, сеңелесе апасының хәлен җиңеләйтәсе килгән иде дә бит. Туңган урынын озаклап уып, кайнар мәтрүшкә чәйләре эчерде. Апа бер мизгелдә сеңелесен кочып тынып калды.

— Кычкырып җырлар җырладым

     Урал кызлары кебек.

     Йөрәгемдә кан укмашты

      Урал бозлары кебек.

Мәшүдә бу шигъри юлларны ишеткәч көлеп җибәрде.

  • —Сынауны дөрес кабул итәргә кирәк, апа. Кайгырма. Кайчан һәм ничек урманга бару отышлы икәнен беләм. Бүгеннән урманчы күзенә күренмәм, —дигән сүзләре бирелмәгән сорауларга җаваптай.

Кырыс ирнең ачулы сүзләре Мәшүдәнең колагында янә яңгырады сыман.

  • —Ничек инде күзенә күренми урманга барып була?
  • —Әле уйлап торам. Чалт аяз көнне урманда йөрисе урынга буранлы, карлы чакта, яисә эңгер-меңгердә генә урманга бару хәерлерәк түгел микән? Җайсыз чакта урманчы өйдә булуны хуп күрәдер. Ул буранда урманда йөрергә юләр түгел дә инде… Минем кебек.

Апалы-сеңелле бергәләп көлеп җибәрделәр. Тәүге дәрестән Мәшүдә тиз нәтиҗә ясады. Төшенү өчен яхшы һава шартларында урманга бер барып утын хәстәрләве җитте. Нибары.

  • —Юләр буламы соң? Кып итеп торасың. Дөньяга үз карашың киң. Мондый кыю сеңелем булганда  кышкы салкыннардан куркасы юк. Бирешмәбез, Аллаһы боерса.

 

Рима КАҺАРМАН.

Дәвамы бар.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: