Барлык яңалыклар
Мәдәният
21 июль 2022, 14:44

"Эх, миллеге дә, миллеге"фольклор бәйрәме узды

Мунча өчен мөһим яхшы миллек булуы, әдәби телдә себерке диләр аны.  Түбән Сикияз выл халкы белән бергә каен себеркеләре әзерләде.

Миллек сәламәтлек өчен бик файдалы. Барысы да күтәренке кәеф белән килде. Каен себеркеләрен җыр-бию белән бәйләделәр. Каен себеркеләренең дәвалау үзенчәлекләре, нинди срокларда әзерләргә һәм, әлбәттә, аларны кышка ничек дөрес итеп сакларга кирәклеге турында сөйләделәр. Барысы да үз белемнәре белән уртаклаштылар. Себерке тагын юкә, имән, миләш, кычытканнан бәйлиләр һәм аларның һәркайсы организмга үзенчә йогынты ясый. Агач ботакларына әрем, мәтрүшкә, сары мәтрүшкә өстиләр. Ул чакта алар бик йомшак килеп чыга һәм тынычландыргыч тәэсир күрсәтә, кәефне яхшырта. Әйе, табигатьтә бу бәйрәмбик файдалы һәм кызыклы килеп чыкты. Аралашу -үзе бер гомер.

"Эх,миллегедә,миллеге"фольклор бәйрәме узды
"Эх,миллегедә,миллеге"фольклор бәйрәме узды
"Эх,миллегедә,миллеге"фольклор бәйрәме узды
"Эх,миллегедә,миллеге"фольклор бәйрәме узды
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: