Барлык яңалыклар
Мәдәният
15 июль 2022, 19:00

Туры юл күрсәтүче Рәшидә

Әдәби әсәрдән өзек тәкъдим итәбез. Һәр язмышта ил тарихы чагыла. Урындагы автор Рима Каһарман иҗатыннан. Сез — иң беренче укучылар. Дәвамы. Фото//twitter.com/anrozhn1/status/1267359707137740800/photo/4

  Алар амбарга барып керү белән бригадир эшнең нидә булуына төшенде. Күрешү белән кызларга таралышырга кушкан иде. Бәла була калмасын, дип. Әй, сылукай, ник Маликның тел төбен аңламадың икән? Аучыга эләккән кошны ничек тартып алмак кирәк? Малик та бөтен кытыршылыкларны тигезләп бетерерлек власть кайдан булсын? Йөрәге сызса да дәлилләре җитеп бетмәс. Шул арада Әүхәди көянтә бизмән алып чиләктәге арышны үлчәп алды. Төгәллек өчен ашлыкны бушатып чиләген бизмәнгә элде.

  • —Тәк, 700 грамм ашлыкны урлап алып кайткан бу кызый. Шахман, бөтен урлаганы шулмы? Ничек алып кайткан?
  • —Оегына тутырып биленә бәйләгән.
  • —Бәй, менә карак остарган. Янә кайда яшердең?

Бану акланудан фәтва күрмәде шуңа кире җавапны баш чайкап кына аңлатты. Бригадир Малик абзый исә үзе хәйран.

— Шайтан котырткан. Тәү тапкыр мондый хәлгә юлыкты. Гафу итикче бу юләрне. Башкача мондый хәл кабатланмас.

  • —Әллә син үзең кушып урлатасыңмы колхоз мөлкәтен? Фронтка җибәрер өчен үстергән игенгә хуҗа булмакчысыңмы?
  • —Нишләп урлатыйм инде. Юк. Нинди сүз инде анысы тагын?
  • —Юкның башы авыртмый. Тел сөйли инде, ул бит сөяксез.Тикшерергә кирәк бу туташны. Бар, Малик  иптәш, без аны кулга алабыз. Теге “пожарный”дан, янгын сүндерүчеләр бүлмәсенең ачкычын бир. Әле барып җитмәде, бугай. Аңлатыргамы төшенерлек итеп? Китер ачкычны.

Йөзе качкан бригадир тикшерүчеләргә бәйләменнән бер ачкычны теләр-теләмәс кенә сүтеп бирергә мәҗбүр. Яклашу үзе хөрт чара. Юләр кыз. Коткарырга тырышып карады. Булмастыр, мөгаен. Ныклап тикшерергә фәрманы булган. Шуны үтәргә килгәннәрдер болар. Охшаган. Һәр заманның үз заңы. Шулай кирәктер инде…

Малик күздән югалганчы Банудан сорау алу дәвам итте. Кыз тик дөресен генә сөйләсә дә, үзеннән янә арыш таптырдылар.

  • —Бар булганы шушы чиләктә.
  • —Монысы без күргәне генә. Башка көнне дә алып кайттың инде, ә?— дип Әүхәди өзмәде дә куймады.
  • —Юк, бүген тәү тапкыр алып кайттым.
  • —Алдашуың йөзеңә чыккан. Бүгенге алып кайтканыңны тагын кайда яшереп өлгердең?— дип тикшерүче үз сүзен тукыды.
  • —Иптәшегез күреп торган ич. Сез җавапны ишетмисез, бугай.
  • —Бу кызыкай үзенә ни янаганын аңламый әле. Гафу үтенәсе урынга телләшеп тора. Шахман, тот үзен. Тентибез, биленнән чишкән оегыннан тыш яшергән серле урыннары бардыр,—диде каймак чүлмәгенә тарыган мәчедәй күзләрен ялтыратып.

Икенчесе арттан килеп Бануның кулбашларын каты куллары белән кузгалмаслык итеп тотып алды. Әүхәди вазифасын башкарганын онытты булса кирәк. Озын буйлы, ныклы гәүдәле матур кыз алар карамагында япа-ялгызы. Гаебен танытасы килмәсә буйсыныр. Югыйсә үзләре буйсындырырлар. Теләсәләр кызның кылыгына күзләрен йома алалар бит. Бану дигәннәре үзен тиешенчә тотса әгәр. Өлкән тикшерүче учларын җәеп кызга таба адым ясады. Тыны кысылгандай, мышный- мышный Әүхәди чибәр кызны тентергә тотынды. Фәкать кабарынкы, йомры урыннарны капшарга исәбе. Шахман  исә җитәкчесеннән дә уздырды. Ул Бануның кулбашына салган кулларын күкрәгенә шуытып күчерде. Форсат белән файдаланырга тырышулары. Кешелек дәрәҗәсен калдырырга ризалар. Хайваннарча хаҗәтләрен башкарырга иде ниятләре.

  • —Беләм, хатын-кыз урлаганын монда яшерүчән, — дип тикшерүче кызның күкрәк-шәрифләрен капшады.

Эшнең кайда барасын аңлаган Бану ачуына ирек биреп Шахманның кулын тешләде. Ерткычларча, тешен батырып, канатканчы. Каршыдагы Әүхәди җәелгән учларын йодрыкка төенләп кизәнүе булды, кыз аңа тибеп өлгерде. Билдән түбәнгә туры килгән. Төзәп типсә дә шулкадәр туры килмәс —нәкъ ике аяк арасына.Тикшерүче ыңгырашып, бөгелеп төште. Котырган Шахманга старт боерыгын ишеттерделәрмени?  Ул бар көченнән кызга йодрыкларын яудырырга кереште. Кайда туры килә, мөһим түгел. Бану яудагыча каушап төшмәде. Ул да аңа җан ачуын кушып җавап кайтарды. Бәләкәйдән ир-егетләр эшен башкарып үскәнгә беләгендә көч мулдан. Моңа  тикшерүчеләр алыш чагында тиз төшенделәр. Сугыша башлагач, кем ничек булдыра. Хәтта туктап ял итәргә мәҗбүрләр. Аерым кара-каршы алышканда үзен җиңмәле түгел. Әүхәди  арттан килеп  сылуның чәченнән эләктереп алуы белән кызны бергәләшеп типкәләргә керештеләр.

  • —Мин аңа сорауны җайларга тәкъдим итәм. Ә ул, ахмак, тибешә. Кирәгең хәзер бер тиен,— дип Бануны саламлы идәндә өстерәп кыйнады. Кыз булдыра алган чакта тикшерүчегә нәфрәт сәламен йодрыгы ярдәмендә кайтара торды. Әүхәдинең кәефе тәмам юк. Җан җире түзәлмаслык хәлдә авыртты. Хатын-кыз темасы шул мизгелдә аңа бөтенләй кызык түгел иде. Инде тирән сулап мышнамас булды. Хәзер аны тик бер сорау борчыды: җан җирендәге авыртуы басылсын, берәр зыян-мазар була күрмәсен берүк. Бануга нәфрәттән башка бер хис юк.

Рима КАҺАРМАН.

Дәвамы бар.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: