Барлык яңалыклар
Мәдәният
14 июль 2022, 19:00

Туры юл күрсәтүче Рәшидә

Әдәби әсәрдән өзек тәкъдим итәбез. Һәр язмышта ил тарихы чагыла. Урындагы автор Рима Каһарман иҗатыннан. Сез — иң беренче укучылар. Дәвамы.

 

Кайтырга чыкканда Бану ике озын оегын салып, арыш тутырып бил тирәли бәйләп беркетеп куйды. Үзе басуда капкалаштырды, ә өендәгеләр бүген дөм ашамаган. Әмма башкалары арыш алырга җөрьәт итмәделәр. Бәласеннән баш- аяк булу хәерле. Тик һәммәсенә ышанырлык. Серне тотардайлар.

Басудан авылга юл тоттылар.Тәмам арыганнан аякларын чаклы-чоклы өстерәп атладылар. Ничә чакрым үтелгәне дә сизелми. Дөнья хәлләре, яшьләрнең самими хыяллары турында  җанлы әңгәмә  хәтәр кызыклы. 

  • —Иртәгә дә планны арттырып үтәячәкбез,— дип Бану сүз кушты. Аның бар өмете бүгенгә тик эше белән бәйле.
  • —Булдыра алганчы инде. Гел эш хакында гына сөйләмә әле, зинһар. Бигрәк нык сусадым бүген,— дип Сәлимә кырт кисте. Кәефе юк.
  • —Менә иртәгәне хәстәрләргә кирәк. Ашаргасы чамалы, әйе. Ә менә суы җитәрлек бит. Басуга хәстәрләп алып барыйкчы, — дип Рәшидә сөземтә ясады.

Авылга якынлашкан мәлдә кызлар каршында ике ир кинәт пәйда булды.

Сынаулы карашлары — шомлы уйларга нигез. Озын, олпат гәүдәле ир:

  • —Уңыш мулдан быел. Җитәрлекме, кызлар? — дип сорау бирде.

 

Янәшәсендә торганы, ябык гәүдәлесе төгәллек кертеп:

  • —Үзегез белән алып кайткансыздыр?— дип басудан килгән кызлар күңеленә шом салды. Хәйләкәр елмая, җитмәсә.

Дөм эндәшүче юк. Бар кыюлыгын җыеп ниһаять Рәшидә телгә килде:

  • —Бәй, хәтәр кызыксыз икән сез. Уңышлы ел. Сүз көрәштермибез. Булса ни. Ник аны алып кайтырга тиешбез әле? Әллә шаяртасыз инде. Басудан кайтканы — амбарда. Анда барып карагыз!

Бер-берсенә икеләнгән караш ташлаган чакта бригадир Малик тавышы ишетелде. Ул тыкырыктан килеп чыкты.

  • —Бәй, кунаклар бар икән. Ә мин белмим дә. Әүхәди иптәш, ник белгертмәдең?—дип аңа күрешү исәптән кулын сузды. Бу сүзләрдән олпат гәүдәлесенең чырае караңгылангандай.
  • —Без кунакка килмәдек. Тикшерү белән мәшгульбез,— дип Маликның кулын кысты.
  • —Яхшы. Тикшерергә, димәк, тикшерергә кирәктер. Әйдәгез, амбарга рәхим итегез!

 Кызлар, эштән кайтып барумы? Өйдәгеләр сезне зарыгып көтәләр. Таралышыгыз. Иртәгә дә эшегез мулдан булмакчы, — дип  бригадир аптырашта калган үсмерләргә мөрәҗәгать итте. Боерык көтеп туктап калган ахирәтләр саубуллашып таралыштылар. Шул этәргеч аларга бу минутта бик кирәк иде. Йөрәкнең табанга төшкән чагы.

Малик тикшерүче белән амбарга юлланды. Аның ярдәмчесе Шахман махоркасын тартып шул урында тораташтай катып калды. Тарткан арада эшен дәвам итте, ике күзе— кызларда. Басудан кайткан сылуларның кайсы кайда юл тотуын күзәтүдән гыйбарәт. Артык күп сөйләшмәс, ә эчке тоемы белән билгеле үзе. Сизгерлеге аның этнекедәй. Башкалар күрмәгәнне абайлар. Янәшәдәгеләрнең күзенә чалынмаганны сызык өстенә алыр. Ничә тапкыр үз хезмәте остасы булуын дәлилләгән белгеч бу юлы да ялгышмады. Бану артыннан атлады, күзгә артык чалынмый гына, шымчыларча. Бу очракта да максаты инде чынбарлык.

 Бану биленә бәйләгән тулы ике оекны чиште. Арышны нәкъ чиләккә бушаткан чагының шаһиты — Шахман. Бану  кемнеңдер карашын тоеп дертләп үк китте. Борылгач билгеле, инде хәзер яшерүдән ни мәгънә? Тикшерүче канәгать елмаеп:

—Тагын кайда яшереп алып кайттың инде? Билеңнән тыш.

  • —Башкача юк. Җыенысы шунда.
  • —Тикшерербез, үлчәрбез. Җыен, киттек.
  • —Кайда? Мин көн озыны эштәмен. Тамак ялгап алыйм әле.
  • —Көн саен алып кайткан уңыштан авыз итәсеңме? Кайда булсын. Билгеле— амбарга. Ике тапкыр кабатлатма. Тиз бул.

Тәмам әлсерәгән кызның буйсынмый чарасы юк. Ул Шахман артыннан кузгалды. Ир ризасызлык белдереп:

  • —Чиләгеңне кем алып барырга тиеш?— дип җикеренде.

Җиде ят ир  Бануны көр тавыш белән буйсындырмакчы. Тамак ялы арыш өчен  җәзасы каты булырмы? Әлегә бу сорауга җавап юк.  Абзардан килеп чыгу белән кызның  дәү әнисе елап килеп чыкты. Шахманга ялварып:

  • —Оныгымның гаебен зурайтма берүк, Аллаһы бәндәсе. Хата кемдә дә булырга мөмкин. Дүрт аяклы ат та абына бит. Аягы дүртәү булса да сөрлегеп китә. Һич абынмаска тиеш кебек,— дип олы яшьтәге хатын күз яшьләрен түкте. Таягына таянып артыннан калмый  үтенечле сүзләрен кабатлый бирде. Тик ләм-мим. Бераздан:
  • —Сез генә түгел, ил белән очны-очка ялгап көн иткән чор. Һәркем үз җаен, үз көен генә кайгыртса ни булыр? Безгә фронттагы солдатны ашату турында уйларга кирәк. Бу беренчел мәсьәлә. Аңлату, аклану соң,— дип карт әбинең моң-зарын колагына да элмәде. Үз эшен җиренә җиткереп башкару аның өчен иң мөһиме.

 

Рима КАҺАРМАН.

Дәвамы бар.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: