Барлык яңалыклар
Мәдәният
13 июль 2022, 15:23

Алик Локманов юбилей үткәрүдә катнашканнарга рәхмәтен җиткерде

Күренекле композитор Алик Локманов  авылдашлары белән бәйрәмен үткәрде. Чарада катнашучыларга ул рәхмәтен җиткерде.

Рәхмәт хаты
Шушы елның 9 июлендә Башкортстанның Балтач районы Иске Каргалы
авылында минем иҗат кичәм булып узды. Бу чара югары оешканлык
дәрәҗәдә үтеп, чын-чынлап халык бәйрәме төсен алды.
Иҗат кичәмнең бәйрәмгә әверелүе – ул Балтач район хакимиятенең,
Тучыбай авыл хакимиятенең, район мәдәният хезмәткәрләренең тырыш
хезмәт нәтиҗәсе.
Минем иҗатыма һәм иҗтимагый эшчәнлегемә илтифатлык күрсәтеп район
хакимияте башлыгы Илгиз Ахвасович Субушев тарафыннан ирештерелгән
котлаулар һәм бүләкләр чарага чагу төс бирде, якташларым, кунаклар
алдында абруемны күтәрде.
Газиз якташларым, Сезгә чиксез куанычларымны белдереп, олы
рәхмәтләремне күндерәм! Киләчәктә дә уңай багланышларның дәвамлы
булуына ышанып калам!
Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Аллаһыбыз барыбызга да хәерле көннәр бирсен!
Сезне яратып, Алик Харис улы Лукманов – композитор,Татарстанның
атказанган сәнгать эшлеклесе.
Алик Локманов юбилей үткәрүдә катнашканнарга рәхмәтен җиткерде
Алик Локманов юбилей үткәрүдә катнашканнарга рәхмәтен җиткерде
Алик Локманов юбилей үткәрүдә катнашканнарга рәхмәтен җиткерде
Алик Локманов юбилей үткәрүдә катнашканнарга рәхмәтен җиткерде
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: