Барлык яңалыклар
Мәдәният
7 июль 2022, 19:00

Туры юл күрсәтүче Рәшидә

Әдәби әсәрдән өзек тәкъдим итәбез. Һәр язмышта ил тарихы чагыла. Урындагы автор Рима Каһарман иҗатыннан. Сез — иң беренче укучылар. Дәвамы.Фото//twitter.com/anrozhn1/status/1267359707137740800/photo/4

               

Төп эшен югары дәрәҗәдә башкарырга тиеш. Моны Рәшидә һич тә исеннән чыгармады. Бу ташка басылган хакыйкать. Чабата үрүе исә бик кирәкле кәсепкә әйләнде. Вакыт табу читенрәк, әмма Рәшидә төннәрендә эшләргә җайлашып китте. Төрле үлчәүдәге чабата үрү кулайрак. Сатып алучының мохтаҗлыгын канәгатьләндерү өчен җайлы алым бу. Чималын тулысынча куллангач кыз  базарга чыгарга ниятләде. Үз авылында товарны алышып алу гадәти. Кулакча бик кирәк чакта тимер юлы булган станция базарына бару отышлырак. Сәлиха белән анда сәүдә итеп карадылар. Бу юлы да ахирәте ерак базарга барырга ризалашты. Янә тәвәккәлләп анда юл алдылар. Бер-берсенә күз-колак булып өйрәнгән инде алар күптән.  Җайлы бу базар. Кеше күп, һәркайсы кырмыскадай үз мохтаҗлыгы буенча йөгерешә.

— Сәүдә итүчегә игътибарлы булу кирәк. Авызыңны ачып торсаң әйбереңнән яисә акчаңнан колак кагуың бар,—дип Сәлиха чабатасын тезеп куйды.

— Икебезгә дүрт күз. Урлатмабыз. Бисмилла белән башлыйкчы. Барысы да юньле булыр,—дип Рәшидә сату эшенә тотынды.

— Яхшы чутлыйсың. Дүрт күзне эшкә җиктек,—дип Сәлиха кеткелдәп көлеп алды.

 Рәтләр хасил иткән сатучылар. Мохтаҗлык белән килгән сатып алучылар уртак фикергә килгәнче  әңгәмәдә. Берсе бәя төшермәкче, икенчесе үгетләмәкче. Базар  шау-гөр килде. Көне шундый ыңгай булдымы, белмәссең. Күз ачып йомганчы бар чабаталары сатып  бетү алдында. Озын буйлы бабай әбисе белән турыга кызлар янына килделәр. Һәркайсы  үзенә ярашлы чабатаны сайлап, сатулашып тормыйча, алып киттеләр. Моңа игътибар иткән өч хатын янә килеп чабата бәясе белән кызыксындылар. Чабатасы, бәлки бәясе күңелләренә хуш килгәндер. Алар да буш китмәде. Берәү артыннан икенчесе килә торды, яңа аяк киемен алып китә тордылар. Ахирәтләр шатланып соңгы чабаталарын да сатып җибәрделәр.

Салымга тиеш акчасын Рәшидә аерым кулъяулыкка салып бәйләп куйды. Ерак ара килеп өйдәгеләргә күчтәнәч хәстәрләми мөмкин түгел. Сәлиха белән бергә азык-төлек сәүдә нокталарына табан киттеләр. Ширбәтле ризыкның күплеге. Күз явын алырлык. Күмәчләр тезелеп тора. Рәшидә туклыклы ризык алу ягында. Ул өч күмәчне сатып алып капчыгына салып куйды. Сәлиха ширбәтлесен эзләп сайланды. Мондагы ике сатучы тик үз хәбәрләренә мөкиббән. Алар төнге вакыйганы тикшерә иделәр.

— Бар халык бу явызлардан тәмам туйган бит инде. Адәм актыклары, шул кирәк аларга.

— Янгын сүндерүчеләр килгәнче өй-куралары тулысынча  янып беткән. Һә дигәнче көлгә очкан.

— Шул кирәк, сүз куертмыйм. Ничә кешенең башына җиткән ерткычларга.

— Тәүбә, күрәләтә торып кеше ашап буламы соң?

Рима КАҺАРМАН.

Дәвамы бар.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: