Барлык яңалыклар
Мәдәният
1 июль 2022, 10:05

“Яшел беретлар” – Балтачта

Район мәдәният сараеның мәйданчыгында зур концерт узды. Аны республикада гына түгел, илебез күләмендә билгеле "Яшел беретлар" ансамбле куйды.

“Яшел беретлар” – Балтачта
“Яшел беретлар” – Балтачта

Район мәдәният сараеның мәйданчыгында зур концерт узды. Аны республикада гына түгел, илебез күләмендә билгеле "Яшел беретлар" ансамбле куйды. Халык ансамбль артистларын сокланып тыңлады, аларга кушылып патриотик җырлар башкарды.

"Яшел беретлар" вокаль-инструменталь ансамбле инде ике дистә елдан артык эшли. Аның эшчәнлегенең төп юнәлеше - үсеп килүче буынны чын ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләү.

Бу максатта "Яшел беретлар", бөтен илебез буйлап патриотик тематикага концертлар күрсәтү белән беррәттән, Ватан алдында хәрби бурычын үтәгәндә Әфганстанда, Чечняда һәм башка "кайнар нокталар"да һәлак булган солдатларыбызга мәрмәр тактаташлар кую белән дә шөгыльләнә. Илебезнең һәр төбәгендә ансамбльне яратып каршы алалар, чыгышларын алкышларга күмәләр.

Ансамбль коллективы районның  сугыш хәрәкәтләре ветераннары белән бергә "Сагышлы ана" мемориал комплексына чәчәкләр салдылар.

“Яшел беретлар” – Балтачта
“Яшел беретлар” – Балтачта
“Яшел беретлар” – Балтачта
“Яшел беретлар” – Балтачта
Автор:
Читайте нас: