Минҗиһан хәзрәт сүзен авылдашларына түкми-чәчми сөйләп бирде. Чара күрми булмый. Колхоз эшенә чыккач хезмәттәшләре белән бергәләшеп киңәшләштеләр. Бик четерекле эш. Әмма хата тиз арада төзәтелергә тиеш. Югыйсә, яңгыр әсәре булмасын көт тә тор. Алда шуның өчен иза чигәргә туры килмәгәе. Басуда утауда эшләгән хатын-кызның көн кадагында бары шул сорау. Ай-вайны читкә куеп, үткәндәге хатаны кичектергесез рәвештә төзәтергә ниятләделәр. Башланган эш — беткән эш. Сания, Мәргубә, Рәшидә, Зәрифә бу хатаны кичектергесез төзәтергә дип зиратка керделәр. Кобра ике киндер кәфенлек хәстәрләп алып килде. Башкаручылар курку хисеннән азат. Чокырдан бау белән мәетне, аның әйберләрен тартып мендерделәр. Пичтәрләгән капчыгында үзе белән акчалары да булган. Әбине изге җанлы булган, дигән бит хәзрәт, димәк, ул мөселманча соңгы юлга озатылырга лаек. Гыйльмикамал әбине чишендерделәр. Рәшидә коедан су китереп коеп торды, мәетне Мәргубә белән Сания каен яфраклары белән яхшылап юдылар. Ләхет алу белән Хәмитҗан мәшгуль. Аны ир кеше башкаруы хәерле. Кәфенлеккә мәрхүмәне тиешенчә урап күмделәр. Салган киемнәрен яхшылап юып, янәшәдә чокыр кызып шунда урнаштырдылар. Мәетне озатканда садака тарату — саваплы эшнең ахыры. Ул канун да үтәлде. Вазифа ансатлардан түгел, аны тормышка ашырдылар. Иңнәрендәге авыр йөк төшкәндәй. Юклык чорындагы авылдашларының ялгышлыгы өч айдан соң юк ителде. Төзәтә алырлык хата. Ачлык чорында кеше ашаучылар булган. Монысы төзәтә алмаслык. Аны башкарганның ничә буын нәселе җавап тотачак…
Кайтыр юлга чыкканда күк йөзен болыт каплап алды. Хәйран. Әле болыт әсәре дә күренмәгән төсле. Бер мизгелдән күк күкри башламасынмы. Көч-хәл өйләренә кайтып өлгерәләр. Дөңгердәп койма яңгыр яварга кереште. Зарыгып көтелгән яңгыр. Кодаш авылы халкы шатлыгына монысы ике көнләп утырып яуды. Тәмам корылыктан әлсерәгән үсемлек өчен шифага тиң дым бу. Ярылган җир аңа күптән мохтаҗ. Табигать үзе ризадыр.
Рима КАҺАРМАН.
Дәвамы бар.