Мулла дикъкать белән юлчыны тыңлады. Тынлык. Бераздан ул чит районнан килгән хатынга сөземтәсен яңгыратты:
Хәер сорашып тамак туйдырган Гыйльмикамал әбине әчтек-пөчтек кенә җирләгәннәр. Бу турыда төрле хәбәр. Ачлык- ялангачлыкта ялгызны озатуга кемнән игътибар көтәрсең, дип хатаны акларга тырышучылар булды. Әмма хакыйкать шундыйрак.
Март аенда булды бу хәл. Гыйльмикамал әби авылдан-авылга хәер сорашып йөргәндә җанын тәслим кылган. Якыннары юк, туганнары читкә таралышып беткәннәр. Ялгызың гына яшәү хәтәр авыр. Өйдән-өйгә хәер сорашып кына җан асравы ансат түгел. Халыкның да һәр ишек шакыган кешегә арттырыр ризыгы да юк. Шулай да үзен чит типмәделәр әлегә кадәр. Ачлы-туклы заманда җирләү мәшәкате зурдан. Аны хәстәрләүче, алдан йөрүче кирәк. Колхозда янгын сүндерү хезмәтенә аерым бүлмә тәгаенләнгән. Ялгыз хәер сорашып йөргәндә Гыйльмикамал әби биксез бинага кереп ял итмәкче булган да соң. Хәле бетүен сизгәнгә күрә. Биредә ул мәңгелеккә күзен йомды. Мәетенә тап булганнарга нидер булса эшләргә кирәк. Зират казу карт-корыга үтә авыр. Уйланылмаган эш. Мәрхүмәнең гәүдәсен өенә алып кайтып тормый, турыга зираттагы чокырга тәгәрәтеп кенә төшергәннәр. Өсте дә юньле рәтле, тиешенчә күмелмәгән. Бу турыда авылдагыларга мәгълүм...
Рима КАҺАРМАН.
Дәвамы бар.