Барлык яңалыклар
Мәдәният
27 июнь 2022, 22:11

Рудольф Нуриев турында тулы метражлы документаль фильм

Иртәгә, 28 июнь көнне,  Уфаның М.В. Нестеров исемендәге башкорт дәүләт музеенда беренче тапкыр "Рудольф Нуреев. Нездешний остров" тулы метражлы документаль фильмы күрсәтеләчәк.   

Иртәгә, 28 июнь көнне,  Уфаның М.В. Нестеров исемендәге башкорт дәүләт музеенда беренче тапкыр "Рудольф Нуреев. Нездешний остров" тулы метражлы документаль фильмы күрсәтеләчәк. Бу хакта Башинформ сайты хәбәр итә. 

Теләге булган һәркем аны музейның конференц-залында бушлай карый алачак.

Әлеге фильм 2022нче елда Русиядә төшерелгән. Сценарий авторы һәм режиссеры Татьяна Малова. Фильм Нуриевның Италиядәге тормышы һәм иҗаты турында сөйли.

Фильм Башкортстан Республикасы гражданнар җәмгыятенә ярдәм фонды ярдәме белән төшерелгән. Фильм фестивальләрдә катнаша гына башлады һәм инде Мәскәү халыкара кинофестиваленең конкурс программасына сайлап алынган. Фильм киң прокатка 2023нче елда, Рудольф Нуриевның 85 еллыгында чыгачак.

 

Автор:
Читайте нас: