Чәчү вакытында басуны көрәк белән багана төпләренә кадәр казу җиңел түгел. Басуга унике километрлап җәяүләп барырга кирәк.
Иртәнге якта Сания, Рәшидә, Бану, Мөкәрәмә һәркайсы аркаларына капчыктагы орлыкны асып юлга чыктылар. Шулай көн саен орлыкны ташып чәчәргә туры килде. Җәяү барганда фронттан килгән хәбәрләр белән уртаклаштылар. Әле үсмерләргә авыр. Көч җитмәстәй эшне башкарулары билгеле. Әмма фашистларны дөмектергән әти- абыйларына һич җиңел түгел. Кодаш кызлары зарланып өйрәнмәгән. Зәңгәр күл яны басуында эш гөрләп торды. Олырак түтәйләр тубал киеп ашлык чәчәргә чыкты. Үсмерләргә аларның артларыннан тырматып баруы кулай. Булдырдылар. Хәлләре тәмам бетсә дә бихисап җиргә бодай чәчелде. Җәяү кире кайтасы бар. Ярый әле бу юлы аркага аскан капчыклар буш. Көч-хәл белән кайтып ауган чакларында һәркем гаиләдәгеләрнең тамагы ач булмасын уйлады. Шөкерана кылу хәерле. Барысы да исән-сау, фәкать шунысы кадерле.
Җәен үсмерләр бергәләшеп илле сутый кул белән печән чаптылар. Бу эш өчен бер стакан он түләү каралган. Аны шунда бүлеп бирүләре ачлыктан котылу чарасы. Күңелгә гаять рәхәт. Печәнне җыеп, үгезләр җигеп, аны алып кайту хәстәрен күрүче кызларга хәйран калырлык. Җир сөрү, көлтә ташу кебек җаваплы эш хатын-кыз, үсмерләр иңнәрендә. Бригадир Малик кул астында көч салганнарның һәркайсына рәхмәтле. Мондыйлар эшләгәндә солдатлар ач булмас. Эшләре белән җиңүне якынайттылар.
Кайчагында хуҗалыкта он салып аш пешерелде. Эш хакы исәбенә хезмәт көне тәмамлангач аны эшләгәннең савытына салып бирделәр. Ул ризыкны алып кайтканнарның гаилә әгъзалары ачтан интекми, димәк. Хезмәт хакын алып кайтып өләшү үтә рәхәт. Елап, су эчеп үткәргән тәүлекләрне Рәшидәнең һич онытасы юк. Он ашының күбесен апалары Әхмәтзәкигә бүлергә тырышты.
Ныклы ир-ат булыр өчен кечедән яхшылап туклану мөһим. Дөрес. Сүз дә юк. Апалы-сеңелле һәрчак бер фикердә булулары алтын бәрабәрендә.
***
Табигатьнең үз сынаулары. Яз ахырында гына саран яңгыр явып үтте. Байтактан төбәктә тузанны басып үтәрлек булса да явым-төшем булмады. Кызу кояш киптерә генә. Хәтәр корылык. Мондый хәл авыл аксакаллары хәтерләми хәтта.Әлегә тикле булмаган сынау. Болай дәвам итсә уңышны дөм көтәсе юк. Чәчеп торасы да булмаган. Күрәләтә ачлыкны якынайтырга теләүче юк. Нинди генә чарасын эзләмәделәр бергәләп. Бала-чага карга боткасы уйнап, елгадан ташып су сибешеп карады. Бер фәтва юк. Хәл мөшкел. Ничек уңыш үстерергә дип баш ватудан тынгы юк. Киңәш бирердәй бәндәләрне эзләделәр. Фаразлый белүче аксакал турында сүз күп. Тик ул күрше районда. Зирәк мулладан киңәш сорап килүчеләргә, бар сорауларына җавабы бар, диләр. Үзе зиһенледерме, белеме тирәндерме. Киңәшле эш таркалмас дигән гыйбарәне алга куеп Минҗиһан анда юлланды. Кул кушырып утырганнарның җаны юктыр. Үкереп ачтан үлүең бар. Чара күрмәсәләр кояш бар чәчелгәнне киптереп, өттереп бетәчәген көт тә тор. Үсемлекләр генә түгел, бар тереклек иза чигә башлады, лабаса!
Ник юк-бар сорау белән бимазалыйсың, дип куып чыгармаса ярар, дип шөрләп килде хатын аның янына. Авыл халкыннан сорашып, салам түбәле, кечкенә йортны тиз эзләп тапты табуын. Әмма килеп керүләре ни тора. Хатын ишек тоткасын тартып керергә кыймый бераз иза чикте. Шул чакта олы капка ачылды. Анда өрккән сыер. Аны куган төпсә гәүдәле ир Минҗиһан каршына килеп чыкты.
Йорттагы эскәмиягә утырып бергәләшеп дога кылдылар. Абзарда хуҗабикәнең мәшәкатьләре, сөтлебикә мөгрәве . Сыер саварга кереште. Чиләккә сөт агуы бер көй хасил иткәндәй. Олы яшьтәге ир таныш булмаган кунактан сорау көтте.
Рима КАҺАРМАН.
Дәвамы бар.