Салам ягып җылыту электән килгән, тик ул тикле саламны кайдан табарга? Кышларын өйдә хәтәр суык. Нигезләреннән җил өреп тора, кул-аяклар өши торды. Тәрәзә пыяласына "берилле бармактай" боз туңып катты. Яшелләнеп хәтта. Мөкәрәмә ахирәтенә Рәшидә урманга бергә барырга чакырды. Аның Муса энесе элекке көнне урманга барып буш кайтуы турында:
Өйне җылытырга утын булмаганлыктан, Рәшидәгә кул сәнәскәсе сөйрәп, чыбык-чабык җыеп кайтырга урманга ялгыз гына юлланырга туры килде. Тирән кар ерып баруы ни тора? һәр тавышка сискәнеп чыбык-чабык чапкалады,өйде. Барысын туплап, кыз йөк өстенә тезләнде. Сәнәскәгә ныклап бәйләгәч, ниһаять, Рәшидә маңгай тирләрен бияләе белән сөртте. Хәзер иркен тын алырга форсат бар. Бүре тавышлары ишеткән кызның иң зур теләге — тизрәк авылга кайтырга. Хәле беткәнгә авыррак. Бар көчен туплап чанасын тартты. Җилдереп урманда йөрмәле түгел.
Аркасыннан бер буй булып салкын тир елга хасил иткәндәй агып төште. Какча гына гәүдәле кызый урманнан авылга сәнәскә тартып килеп чыкканда инде эңгер-меңгер төшкән. Урман каравылчысы очрамавы нинди зур уңыш! Күңеленә шом салып бүре улавы колакка янә кереп калды. Шөрләвеннән кыз кай тарафтан авылга килеп чыгарга кирәклеген онытты. Йөге белән чанасын тартып җиде юл чатында коелып төшмәскә кирәк. Озак уйлап торсаң көнең үтәргә мөмкин. Як-ягына карангач күзе ак каенга төште. Әнә бит уң якта куш каен бер-берсен кочаклагандай тора. Димәк, авыл нәкъ шунда. Кардан атлаганда шыгыр-шагыр тавышлар озатты. Рәшидә өенә иң бәхетле апа булып кайтып керде. Ишек ачылу белән үзен сеңелесе һәм энесе йөгереп килеп кочакладылар. Бер сүз әйтми генә. Аңлашыла ки, аны борчылып көткәнгә. Бертуганнарның тын алышы да бертөрле, диярсең. Бу юкка түгелдер.
Чыбык-чабык нәкъ өч көнгә мич ягарга җитте. Өйне артык җылытмасалар да, салкынча мохит туңарга бирмәде. Идәндә чиләктә калган су иртәнгә нечкә боз катламы белән көн саен каплана килә. Әтиләренең тузып беткән сарык тиресеннән тегелгән туңы аска җәярга ярап торды. Энесе өстенә корамадан җыеп тегелгән, җылысы калмаган диярлек сатин юрган. Иртәнгә кадәр өйнең суынуы хәтәр. Тын белән җылытып булмый. Ягарга һәрдаим хәстәрләп торырга туры килә. Шуңа урманчы, бүре, буран, кар куркыныч түгел. Яшәү өчен мич ягуны хәстәрләү кирәк. Ә ничек итеп, анысы үзеңнең карамакта.Булдыра алганча.
***
Буыны да ныгып бетмәгән кыз колхозда хезмәт юлын башлады. Колхоз эшенә чыкканнарга тамак ялы исәбеннән хезмәт хакы тиешле. Ничә калак он, бераз бодай бирсәләр дә ачлыктан качу юлы бу.Чатлама суыкта, күз ачкысыз буранда иске-оскы киемдә өшеп-туңып көнозыны эшләргә туры килде. Рәшидә хәтта көнне төнгә ялгап эшләргә риза. Максаты изгедән. Өч җанны үтермәскә кирәк. Мәрхүмә әнисенә биргән вәгъдәсен үтәргә тиеш.
Колхоз эше күптөрле. Чәчү, урак уру кампанияләренә һәркем җәлеп ителде. Кайсы басуда эшче куллар кирәклеген әйтеп чыгу бригадир Малик вазифасы. Җиденче дистәне куган абзыйга эш оештыру җиңел түгел. Аның килүен күреп Рәшидә каршысына чыкты.
Басу авыл янәшәсендә булса бик яхшы. Тик эреләтелгән хуҗалыкта берничә авыл берләшкән. Алар арасында шактый чакрымнар ята. Эшне аткарганда көдрәтең, куәтең җитсен генә.Түземле, тырыш үсмерләр кушкан эшне аткарып чыгасылары билгеле. Ялындырту юк. Каһәрле сугыш бер буын үсмерләрнең балачагын урлады. Моның белән килешми мөмкин түгел. Самими балачаклары сугыш башлануы турындагы хәбәр ишетелгәч үк төтен булып күкләргә очты кебек. Очкынлы күзләрне бер мизгелдә сагыш дулкыны каплады.
Рима КАҺАРМАН.
Дәвамы бар.