Табигатьнең үз кануннары. Нинди кырыс яз килсә дә җимеш бирәсе агач чәчәк атмый калмас. Яшь- җилкенчєкләрнең күңел халәте йөгәнләрлек түгел. Ахирәтләренең чакыруы Рәшидәгә тылсым иле ишекләрен ачты сыман. Авыл көтүе кайтты. Малкайлар исән, тамаклары тук. Рәшидә, көтүче ярдәмчесе буларак, икенче көнгә әзерләнде. Су, бер кабымлык ризык эзерләде. Энесе һәм сеңелесенә тукланырлык ризык хәстәрләнгән …
Сандугачлар өзелеп сайравына һәркайсы хәйран. Җылы кичтә шомырт, сирень чәчәкләренең хуш исләре башны әйләндерерлек. Бу яшьләр өлешенә төшкән дәһшәтле чор язның тылсымы тәэсирен киметә алмас. Шундый сихри кичләрнең берсендә Рәшидә ахирәтләренә кушылды.
Кызның кичкә махсус әзерлеге пөхтә озын итәкле күлмәген киюгә кайтып калды. Коңгырт кара чәчләрен ике калын толымга үреп салды. Нәфис буйлы, ачык кара-коңгырт күзле, куе кара керфекле кызны тигез сафка тезелеп баскан үсмерләр сәлам биреп каршы алды. Озак вакыт күрешмәгән Сәлиха да монда. Аны очратуы Рәшидәнең күңелен күтәрде. Кодаш авылында тулы ятим өч гаилә башлыклары Мөкәрәмә, Рәшидә, Сәлиханың очрашса сүзләре бетмәс. Иңнәрендә нинди йөк барын белгәнгәдер, бер-берсенә гаять якыннар. Кызларның бар максаты туганнарын исән-сау үстерүдән гыйбарәт. Тәүге кышны тулы ятим гаиләләр югалтуларсыз чыга алдылар. Үзләренә ышану өчен бу имтихан мөһим. Таяну ноктасы кебек. Булдырырлар. Бирешмәс өчен күңел күтәренкелеге кирәк. Ямьле кичтә ял итүләре артык иркәләнү түгел. Кара-каршы төркемнәргә бүленеп шаян такмаклар җырлавы мәрәкәле тамаша. Яшьләр балдак салыш уеннарына кушылды. Капма-каршы басып сынау-казаны үтәү. Берсе —биергә, икенчесе— җырларга, өченчесе көләмәчле хәбәр сөйләргә тиеш. Әңгәмәләшү, танышу мәйданы булды бу сихри тылсымга ия кич. Өлкән кызлар монда бихисап. Алар уеннарны җайлап үткәрде. Бию азагында һәркем парын табарга тиеш. Әмма читтәрәк биегән Рәшидә ялгыз калды. Аны түгәрәк уртасына чакырдылар. Сәлиха яшьләргә көлке-уен белән мөрәҗәгать итте:
Моны сабыр гына читтән күзәткән Назыйф:
Озын буйлы, сары чәчле, азрак кына кабарынкы иренле егетнең исе китмәде. Назыйф ник сер бирергә тиеш әле? Бит очлары пешкән алмадай кызыл булса да. Бераз уңайсызланган егет Рәшидә каршына чыгып басты. Ихлас тамашачы рәвешендә. Җәзадан баш тартырга рөхсәт юк. Җырларга кушканнар икән, димәк, җырларга. Кыз да коелып төшмәде:
Уфалардан килгән егет,
Тишек чабата киеп,
Монда килеп, итек киеп,
Ник йөргән була биеп?
Рәшидәнең үткен сүзләреннән яшьтәшләре пырхылдап көлеп җибәрделәр. Әмма Назыйф кызның моңлы тавышына мөккиббән.
Үзе җитез, үзе оста. Назыйфка кушылып Бану түгәрәк эчендә орчыктай бөтерелеп, өздереп бии башлады. Сыгылмалы, озын буйлы кыз, шултикле көйгә туры китереп, очкын чыгаргандай биеде. Ике озын кара толымнарын артка түгәрәкләп беркетеп куйган. Тулы гәүдәле Бануның килешле хәрәкәтләре үзенә әсир итте. Бик матур Бану, күз явын алырлык. Яшертен генә ничәмә егет Бану турында уйланды бу кичтә. Белгертергә курыктылар. Кире кагуы бар. Вакыты җиткәч билгеле булыр. Ә әлегә аның янында биергә төштеләр. Кара кашлы кызга башкалар дәррәү кушылгач, берләшкән әйлән-бәйлән хасил. Кызыклы такмакларга берәүнең дә эче пошмады. Кызлар белән егетләр кара-каршы басып биеделәр, имеш парлашкандай. Биегәндә озын буйлы Назыйф һәрчак кечкенә Рәшидә тирәли бөтерелде. Ике күзен нечкә билле сылудан алмады. Ул кызга елмаеп:
Кызыксынуы аралашып китәр өчен бер сәбәп кенә. Рәшидә елмаеп:
Сүз артыннан сүз. Гәпләшеп кызның өенә бик тиз килеп җитүләрен сизми калганнар икән.
Бергәләшеп көлешеп алдылар.
Рима КАҺАРМАН.
Дәвамы бар.