Барлык яңалыклар
Мәдәният
2 июнь 2022, 21:37

Мин һәйкәлне бик яратып кабул иттем. Начар комментарийлар мине бик борчый, үзәгем өзелә...

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина җырчыга куелган һәйкәлне тәнкыйтьләмәүне сорады.  

"Мин һәйкәлне бик яратып кабул иттем. Начар комментарийлар мине бик борчый, үзәгем өзелә. Кешенең күрмәгән килеш нидер язып ятуына бик ачуым килә", - диде Фирүзә Ибәтуллина

Һәйкәлнең авторлары – Уфа скульпторлары аталы-уллы Халит һәм Тимур Галиуллиннар. Халит Галиуллин Уфада күп кенә арт-объектлар авторы буларак билгеле. Тәтешле халкы аны Яңавылда туып-үскән күренекле опера җырчысы Радик Гәрәевка һәйкәл ясаучы буларак та белә.

Социаль челтәрләрдә һәйкәл турында тәнкыйть фикерләре дә байтак булды. Фирүзә Ибәтуллина әйтүенчә, халык һәйкәлне яратып кабул иткән, аның яныннан кеше өзелми.

Ноябрь аенда Югары Тәтешледә Хәния Фәрхи музее ачылды. Ул Тәтешле Туган як музееның бер экспозиция залын тәшкил итә. Фирүзә Ибәтуллина хәзер шушы музейда экскурсовод булып эшли.

 

Автор:
Читайте нас: