Барлык яңалыклар
Мәдәният
30 Май 2022, 10:22

"Сабантуй-2022" бәйрәменә халык та кушыла алсын өчен

Элек-электән милли бәйрәмгә халык үз өлешен керткән. Бу матур традиция авылларда сакланган. Иске Балтач авылы халкы да аңа кушыла.  Кайчан һәм кайда? Укыгыз! Кушылыгыз!

Иске Балтач авылы халкы "Сабантуй"га үз өлешен кертә ала. Авыл зур, халык актив. Урам буйлап күңелле көйләр уйнап, бәйрәмгә әйдәп йөрүчеләргә бүләкләрегезне чыгарып бирү сорала. Тастымал, яулык, башка кирәк-ярак, йомырка катнашкан кешеләргә бик ярап торыр. Бәйрәм күңелле үтсен өчен әзерлек кирәк.

1нче һәм 2нче июнь көннәрендә 19.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр бүләк җыючыларны буш калдырмагыз. Авылларда да бәйрәмгә һәркем үз өлешен кертер шулай. Традицияне саклап калыйк! Сабантуй күңелле үтсен! Бүләкләр мул булсын! 

"Сабантуй-2022" бәйрәменә халык та кушыла алсын өчен
"Сабантуй-2022" бәйрәменә халык та кушыла алсын өчен
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: