Барлык яңалыклар
Мәдәният
30 Май 2022, 09:35

Иске Балтачта "Библиотөн" фәһемле үтте

Иске Балтач китапханәчеләре тарафыннан "Библиотөн"дә аулак өе күренешләре театральләштерелгән иде.

"Библиотөн" халык традицияләрен күрсәтүдән гыйбарәт иде. Иске Балтач китапханәчеләре чарага актив китап укучыларны чакырды. Халкыбызда кичке уеннар аулак өйләрдә үткән. Төрле кызыклы уеннарның берсен —йөзек салуны театральләштереп күрсәттеләр. Такмаклар әйтү, табышмаклар чишү, моңлы җырлар башкару белән вакыт үтүе сизелми дә калды. Һәркем үз сүзен җиткерде, активлык күрсәтте.

Балтач район үзәкләштерелгән   китапханәләр системасы буенча директор урынбасары Әлфидә Муллагалиева чарага ихлас кушылганнарга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Район мәдәният сарае директоры Гөлфия Шәисламова  китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тәбрикләп бер максатны бергә тормышка ашырырга, уңышлар  теләде.

Чара турында мәкаләнең тулы вариантын  гәзитнең алдагы саннарында укырсыз.

Иске Балтачта "Библиотөн" фәһемле үтте
Иске Балтачта "Библиотөн" фәһемле үтте
Иске Балтачта "Библиотөн" фәһемле үтте
Иске Балтачта "Библиотөн" фәһемле үтте
Иске Балтачта "Библиотөн" фәһемле үтте
Иске Балтачта "Библиотөн" фәһемле үтте
Иске Балтачта "Библиотөн" фәһемле үтте
Иске Балтачта "Библиотөн" фәһемле үтте
Иске Балтачта "Библиотөн" фәһемле үтте
Иске Балтачта "Библиотөн" фәһемле үтте
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: