Барлык яңалыклар
Мәдәният
20 Май 2022, 19:00

Туры юл күрсәтүче Рәшидә

Әдәби әсәрдән өзек тәкъдим итәбез. Һәр язмышта ил тарихы чагыла. Урындагы автор Рима Каһарман иҗатыннан. Сез — иң беренче укучылар. Дәвамы. Фото//twitter.com/anrozhn1/status/1267359707137740800/photo/4

  • —Их, Маһирәне калырга үгетләп караган идем. Кайда ул, тыңламады. Кайтып китте шул чатанына алданып. Мәгъдәнен әйтер идем, печәндә яткан эт шикелле. Ни атка ашарга бирми, ни үзе печән ашамый. Бер файдасыз. Үзе дә алмады, тол хатын башын әйләндереп качты. Хәзер үги анагыз туган авылында. Әнә, ята ялгызы. Мәхәббәт капканына эләккәнгә.Бичара.
  • —Әни безгә сәлам әйтеп җибәргән өченче көнне. Сораштырган безнең турыда. Күңелебезгә рәхәт булып китте. Борчыла, димәк.
  • —Сәламәт булсын, үткәннәргә салават. Беләсеңме нишләргә? Маһирәне искә алгач уйларым чуалып китте бераз.
  • —Нишләргә?
  • —Үземнең дә булышырлык чара юк. Колхозда хезмәт өчен биргәннәре Сания белән икебезгә ачтан үлмәслек кенә. Теләгән очракта да арттыра алмыйм. Рәшидә балам, булдыклы кыз икәнсең. Бер тотыну белән чабата үрергә өйрәнү кемгә генә тәти әле ул?
  • —Зиния апа, теләгем зурдан. Тәмам көрчеккә килеп терәлдек, ризыгыбыз дөм бетте. Шуңа кәсеп өчен өйрәнү теләге бар. Дөресен генә әйтим инде. Шуңа кердем сиңа.
  • —Бәй, язын-көзен чабата, күп дигәндә, дүрт көнгә җитә, кышларын, кар җепшек булмаса, унар көнгә чыдый. Чабата туздыручылар күп. Шуның өчен моңа мохтаҗлык зур. Димәк, сатканда яисә хаҗәт әйбереңә алыштырырга бик ярап куярлык. Мин сиңа чабата үрерлек чимал бирәм. Ә син аны үреп сат.
  • —Кайда?
  • —Кайда булсын, бәй, базарда. Якшәмбе көнне безнең авылга якын тирәдәге ничә авыл халкы килә? Чуты-чамасы юк. Ә көннәр җылыткач без бергәләп чимал әзерләрбез. Әлегә монысын сиңа үтечкә биреп торам. Аңладыңмы?
  • —Рәхмәт сиңа, Зиния апа!
  • —Күрше хакы — тәңре хакы. Бирешмәбез, сөйләштекме?
  • —Килештек,— дип Рәшидә чималны капчыкка төяп алып өенә юл тотты.

Кайтышлый кыз үз сорауларына җавап эзләде. Менә хәзер туганнары өчен үзе чабата үрер, монысы бик яхшы. Сатуга чыгарырлык чабата ясарга булдырырмы? Әйтүе генә ансат. Ятимнәрнең ризыгын җәйгә кадәр беркем дә хәстәрләмәс. Ике чабата — бер кием. Тәвәккәлләми булмастыр, мөгаен. Суга керми кем йөзәргә өйрәнсен?

                                

                                                        ***

 

Базар көне җитте. Гомумән, олы базарга килүчеләр, кайтучылар шактый. Осталар кырмыска шикелле хәрәкәттә. Ярминкәдә үз сатып алучыларын табу өчен. Монда нәрсә генә сатмыйлар. Җиргә тезеп салынган. Күңелең ни тели. Чабатаның да ниндие генә юк. Урыслар чабатасы,татарлардан аермалы буларак, башын турыга үрелгәне дә бар. Аның уңы, суңы аерым үрелгәне билгеле бер караштан, бәясе дә  бар гына. Гомумән, аларның башы зуррак. Ул бит гадәттә унике юкәдән  үрелгән.Татар чабатасы уңы, суңы билгеле түгел. Әмма чабата кыеклап үрелгән, башы турыга бөтеркә башлы матур килеп чыгучан. Кунак чабаталары, тугыз юкәдән үрелгәне дә сирәк-мирәк күренгәләде. Хәлле кешеләр өчен  алар кызгылт чаган кайрысыннан ясалган. Арада күтәртмәлеләре дә бар. Күңеленә хуш килгәне — барыннан сайлап була. Рәшидә  чырымтадан ишкән капчыгын җәеп куйды. Өстенә — төрле зурлыктагы өч кием чабата урнаштырылды. “Чабаталары алырлыкмы, юкмы, бүген билгеле була.Тик ач калмас өчен  сатарга кирәк”, — дип  икеләнә- икеләнә аяк киеме белән кызыксынучыны көтте. Дулкынландыргыч. Чабата сатучы күп, фәкать  аныкын сатып алырга теләүчеләр булыр микән? Кодаш халкы гына түгел тирә-яктан кеше күп җыелганлыктан барысын да танып бетмәле түгел.

Эремчек, катык, сөт сатарга килгән таныш түгел юантык хатын теле-телгә йокмый үткәннәргә сүз кушты: ”Сыерыбыздан уңдык. Үзе сөтле, сөте куе, мин әйтәм. Алыгыз, бар ризыгым  да туклыклы. Бер тамак ялгасаң, көн озынына бара”,— дип сатып алучыны ымсындырды.  Сорасалар да, дәшмәсәләр дә мөмкин бар сорауларга җавап биргәндәй тик тормады үзе. Бу ысул җимешсез түгел.  Сөтне, эремчеген тиз сатып җибәрде. Үсмер кызның исә бар булмышы дәшми күзәтүдән гыйбарәт. Шакмаклы шәлен яхшылап ябынган арада Рәшидә чабаталарына күз салды бу.

  • —Әй, кызый, телеңне йоттыңмы? Халыкка чабатаңны күрсәтергә кирәк.
  • —Менә кар өстенә салдым. Күрерләр әле.
    — Монда биш төрле чабата сатучы бар. Минеке яхшырак, чыдамлырак, озак киярсез, диген.
  • —Бәй, апа, башкаларныкына караганда чыдамлырак икәнен мин кайдан белим инде? Беренче тапкыр чабата үрдем ич,— дип үсмер әйтә салды. Аптыраган кызга караган хатын кинәт кулбашларын сикертеп кеткелдәп көлеп җибәрде:
  • —Иң элек башкалар сатып бетсен дисеңме әллә? Чират көтәсеңдер инде. Юләр. Шуның өчен намус саклыйсың инде, ә? Шушы суыктамы? Кузгалыш булырга тиеш. Ярый, минем катык кына калды. Әйдә шуңа әнә монысын алышабыз, — дип капчыкта яткан чабаталарның иң зуррагына төртте. Көтелмәгән уңай хәбәрдән елмайган Рәшидәнең ризалыгы шулдыр. Моны аңлаганга  елгыр хатын какча кызның аркасыннан сөеп алды.
  • —Туры тукран. Килештек, димәк? Мин дә дөресен әйтим, алай булгач. Эремчеге дә, катыгы да үткәрелгән сөттән. Куе сөттән булмаса да ул ашарлык. Туклыклы хәтта. Юк, бер дә арттырмадым. Ә сыерыбыз чынлап бигрәкләр дә куе сөтле, әйе,— дип сөйләгән арада зур чабатаны култык астына кыстырды. Рәшидәгә чүлмәген сузып:

 — Киләсе зур базар көнендә савытын чыгарып бирерсең. Сиңа ышанып була, йөзеңә чыккан гаделлегең. Минем кул арты җиңел, сатып бетәсең,  менә күреп тор. Хуш,— дип өстәде һәм кайтыр юлга кузгалды.

Үтә җитез бичә. Бер басасын биш басып халык арасына юлланды. Бер мизгелдән  юк, үзеннән җилләр искән кебек. Әрсезлеген дә калдырса иде. Бик аз өлешен булса да.

Әллә сүзе дөрес, әллә үзе чынлап та эчкерсез кеше. Аңламассың. Күп тә тормады, нибары ярты сәгатьләп кенә. Рәшидә калган ике чабатасын җәһәт сатып җибәрде.

Рима КАҺАРМАН.

Дәвамы бар.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: