Барлык яңалыклар
Мәдәният
18 Май 2022, 08:55

Сәнгатьтә үз сүзен әйтерлек булдылар

Район сәнгать мәктәбендә белем алган укучылар укулары нәтиҗәсе буенча таныклык алды.

  Район мәдният сарае фойесында сәнгать мәктәбендә шөгыльләнгән укычылар рәсемнәре күргәзмәсен ачуда район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты. "Матурлык, сәнгать—бербөтен төшенчә. Монда белем алган укучылар бүген укуны төгәлләүләре турында таныклык алу истәлекле вакыйга",—диде Илгиз Әхвәс улы. Осталыкка өйрәткән укытучыларның хезмәт җимешләре горурлык хисе уята. Рәсем ясау серләренә төшенгән укучыларның эшләре күргәзмәсе таң калырлык. Укытучылары Альберт Шәйхлисламов,   Гөлназ Мулланурова, Ләйсән Субушева балаларны матурлык күрергә һәм булдырырга өйрәтә дип билгеләү һич арттыру булып тоелмас.

Фортепиано укытучысы Эльмира Гайфуллина, халык музыка кораллары укытучылары Наил Галләмов, Гөлназ Рәхимҗанова, Илшат Нуркаев, Рәзидә Әхмәтова укучылары  төрле музыкаль әсәрләр уйнап күрсәтте.

Вокал җыры буенча укытучылары Рая Хамаева, Рәзидә Әхмәтова, хореография педагогы Раушания Хәсәнова укучылары чыгышлары төрле концертларда сәхнә бизәге булып тамашачы күңелендә урын алды.

Киләчәктә укучылар бу юнәлешне калдырмас. Алар матурлыкны үз итәр.

Сәнгатьтә үз сүзен әйтерлек булдылар
Сәнгатьтә үз сүзен әйтерлек булдылар
Сәнгатьтә үз сүзен әйтерлек булдылар
Сәнгатьтә үз сүзен әйтерлек булдылар
Сәнгатьтә үз сүзен әйтерлек булдылар
Сәнгатьтә үз сүзен әйтерлек булдылар
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: