Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 Май 2022, 09:06

Мари телендә шигырь укучылар конкурсында уңыш

Русия халыкларының мәдәни мирасы елында Мишкә авыл мәдәният йортындаТүбән  Иванай урта мәктәбе укучылары уңышка ирешкән.

Мари телендә шигырь  укучылар конкурсында  уңыш
Мари телендә шигырь укучылар конкурсында уңыш

Туган (мари) телендә шигырь укучылар бәйгесе оешкан төстә узды. Бәйгедә Түбән Иванай урта мәктәбе укучылары мари теле һәм әдәбияты укытучысы Каляева Юлия Сәлимян кызы җитәкчелегендә катнашты. Жюри әгъзалары һәркемгә  игътибарлы булды. Мактау грамоталары һәм кыйммәтле призлар белән барысына да бирелде: туган телен яхшы белгән, матур итеп укыган, кече Ватанга булган мәхәббәтләре өчен (6 яшьтән 12 яшькә кадәрге беренче категориядә) 1 урынны 5 сыйныф укучысы Бикмурзина Карина, 3 урынны 6 сыйныф укучысы Каляева Виолетта алды. Икенче яшь категориясендә (13-18 яшьлекләр арасында) 1 урынны 7 сыйныф укучысы Акузина Лидия , 2 урынны 9 сыйныф укучысы Закирзянова Галина алды. 9 нчы сыйныф укучысы Минильбаева Ксения "Тамашачылар симпатиясе" призын алды.  Конкурсантларга тырышлыклары, туган телләренә һәм шигърияткә булган мәхәббәте соклануга лаек.

Мари телендә шигырь  укучылар конкурсында  уңыш
Мари телендә шигырь  укучылар конкурсында  уңыш
Мари телендә шигырь укучылар конкурсында уңыш
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: