Барлык яңалыклар
Мәдәният
5 Май 2022, 16:53

Хәния Фәрхи истәлегенә халыкара фестиваль-конкурс үтә

Югары Тәтешледә Хәния Фәрхи истәлегенә татар һәм башкорт җырларын башкаручыларның халыкара фестиваль-конкурсы үтә. Кайчан һәм кемнәр катнаша? Җавапларны текстның дәвамында табарсыз.

 Конкурс  30нчы майда үтә. Халыкара фестиваль-конкурста 20 яшьтән 35 яшькә кадәр һәм 35 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала. 

Шарт буенча  ике видеофайл җибәрелергә тиеш. 1) Бер минутлык үзе белән таныштыру. 2) Конкурста башкарыласы җыр ( ул телефонга горизонталь рәвештә төшерелгән булырга тиеш, монтаж ясалмыйча).

Балалар конкурстан тыш катнаша ала.

Хәния Фәрхи истәлегенә халыкара фестиваль-конкурс үтә
Хәния Фәрхи истәлегенә халыкара фестиваль-конкурс үтә
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: