Барлык яңалыклар
Мәдәният
13 апрель 2022, 10:10

Мата авылында космонавтика көненә багышланган чара узды

12 апрельдә без космонавтика көнен билгеләп үтәбез. Бу истәлекле көнне Мата авыл мәдәният йортында  истәлекле датага  багышланган чара үткәрелде.

Мата авылында космонавтика көненә багышланган чара узды
Мата авылында космонавтика көненә багышланган чара узды

Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9нчы апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде. 1961 елның 12 апрелендә СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты.

Әлеге истәлекле датага һәм Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә багышланган чара Мата авыл мәдәният йортында үтте. Бу кичә балалар  өчен бик фәһемле һәм кызыксындыру уятырлык булып оештырылды.

“Космос минем күзләрем аша” темасы астында рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурсның максаты – балаларның игътибарын космос белән кызыксынуга юнәлдерү. Балалар бик теләп киләчәктә булачак космик корабльләрне, үзләренең очу җайланмаларын сурәтләделәр. Рәсем конкурсы нәтиҗәләренә килгәндә 1нче урынга – Алина Вәхиева, 2нче урынга Эльза Хәсәнова, 3нче урынга Аделина Әбхаликовалар лаек булдылар.

 Ары таба “Галәм тарихы”  дип исемләнгән викторина уены үткәрелде. Балалар космос белән бәйле сорауларга жаваплар бирделәр. Дөрес җаваплар билгеләнеп барылды , алар өчен призлар бирелде. Викторинада Тимур Әбхаликов, Алиса Шәйбәкова, Айваз Вәлиев һәм Арсен Нәбиев иң активлары булып табылды.

Шундый ямьле кичә ахырында балалар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнеп, тәмлекәчләр белән чәй эчеп күтәренке кәефтә өйләренә таралды.

Мата авылында космонавтика көненә багышланган чара узды
Мата авылында космонавтика көненә багышланган чара узды
Мата авылында космонавтика көненә багышланган чара узды
Автор:
Читайте нас: