Барлык яңалыклар
Мәдәният
12 апрель 2022, 09:01

Начар гадәтләрдән көчлерәк булыйк

Иштирәк авыл мәдәният йортында “Түбәнгә илтүче өч баскыч” мәгълүмати-танып белү программасы узды.

Начар гадәтләрдән көчлерәк булыйк
Начар гадәтләрдән көчлерәк булыйк

Иштирәк авыл мәдәният йортында “Түбәнгә илтүче өч баскыч” мәгълүмати-танып белү программасы узды. Чарада катнашучылар кеше сәламәтлегенә  начар гадәтләрнең нинди йогынты ясавын тыңладылар.

Очрашуда яшьләр нәрсә ул гадәт, нинди гадәтләр файдалы булып санала, ә кайсылары сәламәт булырга комачаулый икәнен белделәр. Балалар тәмәке тарту, алкоголь, наркомания  кебек зарарлы гадәтләр һәм сәламәтлек өчен аеруча куркыныч булган зарарлы гадәтләр турында искә төшерделәр.

Аларны  куллануның  куркыныч нәтиҗәләренә тагын бер кат инандылар.

Әлеге тематикага багышланган видеоролик күрсәтелде. Зарарлы гадәтләрне профилактикалау буенча буклетлар һәм белешмәләр таратылды. Барлык катнашучылар да сәламәтлекләренә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында тагын бер кат уйландылар дип өметләнәбез.

Начар гадәтләрдән көчлерәк булыйк
Начар гадәтләрдән көчлерәк булыйк
Начар гадәтләрдән көчлерәк булыйк
Начар гадәтләрдән көчлерәк булыйк
Начар гадәтләрдән көчлерәк булыйк
Автор:
Читайте нас: