Конкурс Русия Президенты В. Путинның указына ярашлы Русиядә игълан ителгән "Балачак дистәләгән еллары" кысаларында үтте. Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Халык иҗатының республика үзәге берлектә бу конкурсны үткәрүчеләр булып чыгыш ясады. Балтачлылар вокал конкурсында югары бәһага лаек булдылар. Аерым милли җыр башкаручылар арасында (6-9 яшь) Хисәмова Арина -II дәрәҗә лауреат булып танылдылар.Ә Хәйруллина Аделина, Шәйхлисламов Илсур конкурсның дипломантлары булдылар. Аерым милли җыр башкаручылар арасында (10-12 яшь) Шайбакова Сабира,Галиев Аскар,Салихова Зарина III дәрәҗә лауреат булып танылдылар. Шулай ук Вәлиуллина Эвелина, Галиев Амир конкурсның I дәрәҗә дипломантлары булдылар.
Жюри әгъзалары сәнгатьтә танылган шәхесләр , профессор Идрис Газиев, композитор Риф Арслановлар балтачлыларның оста җыр башкаруын ассызыклап яшь җырчыларның укытучылары Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рая Хамаева һәм концертмейсер Илшат Нуркаевка Рәхмәт хатлары юллаган. "Ихлас күңелдән сайлаган һөнәрегезгә мәхәббәт һәм актив тормыш позициясе өчен рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Республика киләчәгенә үз Ватанының лаеклы гражданинын тәрбияләүдә Сезнең өлешегез зур. Югары профессионал булуыгыз сокландыра,"—дигән сүзләр бар анда.
Тырыш хезмәт, яхшы нәтиҗәләр өзлексез төшенчә. Соклану сүзләре дә бик урынлы.