Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 апрель 2022, 06:00

Халыкара, Русия, республика, төбәкара конкурсларда җиңү яулаучы Сөмбел

“Җиңүчеләр арасындагы конкурста Сөмбелнең лауреат булуы—укытучысының лаеклы хезмәт нәтиҗәсе”. Бу сүзләр белән лауреат кызның әтисе Радим Солтангалиев әңгәмәбезне башлады.

“Урал сандугачы” XV регионара татар җыры һәм инструменталь музыка башкаручыларның конкурс-фестивалендә Сөмбел Солтангалиеваның җиңеп кайтуы зур казаныш. Бу конкурсның юбилее уңаеннан унбиш ел эчендә тик җиңүгә ирешкәннәрне кабаттан чакырып иң-иңнәрне конкурс-фестивальдә билгеләделәр. Ничә тапкыр сайлап, сынап жюри кызның сәнгатьтә үсешен бәһалап лауреат исемен биргән.  Шактый конкурсларда җиңүчеләр исәбенә керүе укытучысы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рая Хамаеваның  Сөмбелнең сәләтен ачу гына түгел, аны үстерә, яңа бизәкләр өстәве нәтиҗәсе. Иске Тимкә авылы кызы район мәдәнияте, сәнгате күгенең нурлы йолдызы  булуын дистәләгән тапкыр дәлилләгән.

Радим Сәхипгәрәй улы  өч дистәләп конкурста  Сөмбелнең җиңүен телгә алды. Халыкара, Русия, республика, төбәкара конкурслар истәлеге булып Дипломнар, бүләкләр гаилә архивында урын алган. Остазы, тәҗрибәле педагог Рая Хамаева белән бергә кулга-кул тотынышып яулаган үрләре алар. Конкурска әзерләнү, милли җырның милизмнарын, ритмын, тавыш тембрын, үзенчәлеген ачу белән чикләнми. Таләпләр ныклы. Сәхнәдә татар кызы үзенең аһәңлелеге белән һәр чыгышында тамашачы игътибарын тартып торырлык булырга тиеш. Костюмы, сәхнә образы, җырның башкарылышы йөрәкләргә үтеп керерлек булсын дип остаз максат куйган. Бу Рая Мәснәви кызының укучыларына алган югары программасы ничәмә ел җиңү җимешләрен китерә. Уртак максат, тырышлык, укучы белән тавыш диапазоны өстендә даими эшләү отышлы.Бу укучы һәм педагогның бер дулкында, фикердәш уйда булганда гына мөмкиндер.

Беренче сыйныфтан район үзәгенә йөреп балалар сәнгать мәктәбендә вокал дәресләрен ала башлый Сөмбел. Балалар бакчасына йөргәндә һәр  чыгышы чараларның йөзек кашына әверелә. Җырга сәләте булуын кечкенәдән күрәләр. Осталык булу бер, аны үстерергә дә кирәк бит әле. Һөнәрләре буенча сәнгатьтән әти-әниләре ерак. Әмма җыр-моңны үз иткәнгә күрә  кызлары сәләтен үстерү ягында булалар.

”Акбузат” балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып көч салган әнисе Рәзинә Нәфил кызы һәм чикләнгән җаваплылыктагы “Россия” җәмгыятендә эретеп ябыштыручы булып эшләгән Радим Сәхипгәрәй улы балалар сәнгать мәктәбенә йөртеп өлкән кызлары Ринаны— баян классында, кечеләре Сөмбелне вокал классында  укыталар.

Шәхес булып формалашуда музыкаль белем нигез бирә, офыкларны киңәйтүенә иманым камил. Өлкәннәре Рина БДПУның татар-инглиз факультетында белем ала, ул быел диплом алачак. Уртанчылары Эльнара —БДУ студенты…

Сөмбел Иске Тимкә урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы. Бүген генә һөнәр сайлау әлегә  иртәрәк. Әти-әнисе хәстәрлеге белән Сөмбел  вокал юнәлешендә шөгыльләнә. Укытучысының тынгысызлыгы, олы максатлар куюы  таләпләр планкасын югары күтәрә килә. Үсмер баланың милли моңнарны халыкчан башкаруын жюри әгъзалары ассызыклап билгеләгән. Татарстанның халык җырчысы Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Фән Вәлиәхмәтов, “Казан нуры” оркестры солисты, музыкаль сәнгать кафедрасы мөдире, Татарстанның атказанган артисты Наил Сәгъдиев, Русия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Ирина Гранковская якташыбызның җырларын югары бәһалаганнар. Конкурсның максаты да нәкъ милли үзаңны үстерү, киң җәмәгатьчелеккә туган телне, мәдәниятне, гореф –гадәтне саклауның кирәклеген аңлату, яшь буынны тарихка, мәдәнияткә якынайту кебек изге эшкә кайтып кала.Конкурсны оештыручылар: Свердловск өлкәсендә Татарстанның даими вәкиллеге, Свердловск өлкәсендә “Татарлар конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасы, Свердловск өлкә халык иҗаты сарае, Татарстан, Сверловки өлкәсе мәдәният министрлыклары.  Дәрәҗәле конкурс ихлас максатларына ирештерде. Сәнгатькә гашыйк кызның җиңүләре алда булырына иманым камил. Сөмбелнең моңлы халыкчан җырлары тамашачыларны озак сөендерер әле.

Халыкара, Русия, республика, төбәкара конкурсларда җиңү яулаучы Сөмбел
Халыкара, Русия, республика, төбәкара конкурсларда җиңү яулаучы Сөмбел
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: