Башкортстан республикасының Ә.З. Вәлиди исемендәге Милли китапханәсе 2022 елның 24нче мартыннан башлап Башкортстан халкы арасында "Донецк һәм Луганск Халык Республикалары өчен китаплар" хәйрия акциясен игълан итте.
Соңгы 10-20 елда нәшер ителгән һәм яхшы сакланган өлкәннәр һәм балалар өчен нәфис, заманча, классик әдәбият, белешмә, фәнни-популяр әдәбият, маҗаралар, фантастика һәм романнар кабул ителә.
Җыелган китаплар Донецк һәм Луганск халык республикалары китапханәләренә тапшырылачак.