Барлык яңалыклар
Мәдәният
3 апрель 2022, 19:40

Балалар өчен "Культура для школьников.рф" порталы эшли башлады

Русиядә Культурадляшкольников.рф интернет-порталы мәгърифәтчелек эшен башлады. Анда  балалар һәм ата-аналар өчен бушлай дәресләр, мастер-класслар, фильмнар һәм лекцияләр җыелган.  

"Шимбә көнне, 2 апрельдә, "Культурадляшкольников.рф" порталы эшли башлады, ул балалар һәм яшьләр өчен мәдәният турындагы барлык мөмкин булган цифрлы ресурсларны берләштерәчәк. Порталга керү балалар, аларның ата-аналары һәм укытучылар өчен бушлай", - диелә РФ Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Портал спектакльләр, лекцияләр һәм Русия кинематографының иң яхшы премьералары, Халыкара премияләр лауреаты Петр Лундстрем командасыннан дәресләр мәйданчыгы булачак. Шулай ук балалар актрисалар Нонна Гришаева һәм Юлия Пересильдтан сәнгатьле уку һәм җырлау буенча мастер-класслар күрә алачак. Шул ук вакытта материаллар даими яңартылачак.

Ведомствода белдерүләренчә, портал балалар һәм яшүсмерләр арасында мәдәниятне популярлаштырырга ярдәм итәчәк, шулай ук укытучылар дәресләр әзерләү өчен куллана ала.

"Культурадляшкольников.рф" проекты РФ Мәдәният министрлыгы, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Русия Мәдәният Фонды, Роскультпроект һәм Яндекс компаниясе белән берлектә 2019нчы елда эшли башлады. 

Чыганак: РИА Новости.

Автор:
Читайте нас: