Барлык яңалыклар
Мәдәният
30 март 2022, 13:49

Югары Кансөяр авыл китапханәсендә “Шәҗәрә – нәсел тамырларым” әңгәмәсе үтте

Шәҗәрә ул – нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән кулъязма истәлек.

Югары Кансөяр авыл китапханәсендә “Шәҗәрә – нәсел тамырларым”  әңгәмәсе үтте
Югары Кансөяр авыл китапханәсендә “Шәҗәрә – нәсел тамырларым” әңгәмәсе үтте

Шәҗәрә ул – нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән кулъязма истәлек. Анда ата-бабалар исемлеге, нәсел тарихына бәйле вакыйгалар теркәлгән. Фәнни нигездә билгеләмә биргәндә, шәҗәрә – генеалогик язма – туган-тумачалык, һәр шәхеснең тормышы һәм кылган хезмәтләре хакында мәгълүмат алып була торган тарихи чыганак ул.

“Шәҗәрә” дигән сүзне күберәк әби-бабайлардан ишетәбез. Аның җиде буынны бәйләп тотучы нәсел агачы, туганлык җепләрен төйнәп торучы истәлек-кулъязма икәнен күпләр белеп тә бетермидер. Яшь буынга боларны аңлату бик кирәк. Шушы максатта Югары Кансөяр авыл китапханәсендә  “Шәҗәрә – нәсел тамырларым” дип исемләнгән әңгәмә үтте.

Очрашу барышында китапханәче балаларга  шәҗәрә һәм генеалогик агачның нәрсә икәнлеге, һәр кешенең үз гаиләсенә генә түгел, ә үз нәселенә дә каравы турында сөйләде. Балалар Шәҗәрәне ничек  төзергә , нәрсәдән башларга кирәклеген белделәр.

Шәҗәрә – үткәннән бүгенгегә бер күпер ул. Үз тамырларын һәркем барларга бурычлы. Моның өчен хәзер бөтен мөмкинлекләр дә бар. Ни дисәң дә, интернет заманы. Архив ишекләре дә һәркем өчен ачык. Теләк кенә булсын! 

Югары Кансөяр авыл китапханәсендә “Шәҗәрә – нәсел тамырларым”  әңгәмәсе үтте
Югары Кансөяр авыл китапханәсендә “Шәҗәрә – нәсел тамырларым”  әңгәмәсе үтте
Югары Кансөяр авыл китапханәсендә “Шәҗәрә – нәсел тамырларым” әңгәмәсе үтте
Автор:
Читайте нас: