Барлык яңалыклар
Мәдәният
27 март 2022, 10:52

Мата авылында гөрләп Нәүрүз бәйрәме үтте

Мата авылы мәдәният йорты алдында Нәүрүз – язны каршылау бәйрәме шау-гөр килеп узды.

Мата авылында гөрләп Нәүрүз бәйрәме үтте
Мата авылында гөрләп Нәүрүз бәйрәме үтте

Мата авылы мәдәният йорты алдында Нәүрүз – язны каршылау бәйрәме шау-гөр килеп узды. Ул халкыбызның борынгыдан килгән, көн белән төн тигезләшкән вакытта уздырыла торган күркәм йоласы.

Бәйрәмгә алдан ук әзерлек эшләре алып барылды. Чарага чакырып белдерү язып эленде. Авылны яңгыратып,  бәйрәмгә чакырып күңелле музыка уйнады. Бәйрәмгә тагын да ямь өстәп, бу көнне кояш балкып торды, һавасы да рәхәт, бәйрәмчә матур иде.  Авыл мәдәният йортының  ишек алдыннан ук  кайнап торган самовар, телеңне йотырдай тәмле коймак, бәлешләр куелган өстәл кунакларны каршы алды.

Мәдәният хезмәткәре Эльвера Солтанова бәйрәмгә җыелган кунакларны сәләмләп, Нәүрүз бәйрәменең килеп чыгышын һәм аның мәгънәсен аңлатып китте. Авыл биләмәсе башлыгы Рәшит Вәлиев барлык авылдашларны бәйрәм белән котлап һәр гаиләгә сәламәтлек, иминлек һәм муллык теләде.

Бәйрәм  күңелле итеп бергәләшеп биюдән башланды. Күңелле генә биеп ятканда  бәйрәмгә Кыш бабай да килеп җитә. Бар халыкны котлап һәм бәхет-шатлык теләп, Нәүрүзбикәгә юл биреп, саубуллашты. Нәүрүзбикә җырлы-биюле-уенлы бәйрәм чарасын ары таба дәвам итте.

Нинди генә кызыклы уеннар булмады: туп тәгәрәттеләр, аркан тарттылар, бер-берсе белән  чанада ярыштылар, скакалкада сикерделәр, көянтә асып узыштылар...

Кунелле уеннарда балалалар белән бергә, бәйрәм тамашасына килгән авылдашлар да бик теләп катнашты. Әби-бабайларыбыздан калган бу йола  саф һавада күңелле узды. 

–Кышны менә шулай күңелле итеп озату безнең Матада  матур традициягә әйләнде. Алда – гөрләвекле яз. Ә яз белән бергә күңелләребез дә яңарсын, алга таба бары тик яхшылык кына булуына ашаныйк, – ди Гүзәл Шәрипова.

–Бәйрәм бик матур үтте, бүгенге кояшлы көндә язны каршылап, алдагы көннәргә яхшы өметләр баглыйбыз, – дип фикерләре белән уртаклашты Лена Дәүләтшина.

Бәйрәм азагында саламнан эшләнгән карачкы яндыру булды. Бу күренеш яз килү һәм кыш китүне символлаштыра. Сынамыш буенча, бәйрәмне күңелле итеп үткәрүчеләрнең елы да уңышлы булачак. Зур учак ягыннан җылы бөркелде, әйтерсең дә, кыш кешеләргә үзенең соңгы сәламен юллады. Әйе... аның вакыты бетте, җылы кояш нурлары, күчмә кошлар кайтуы белән бергә Нәүрүзбикә  үз хокукларын алачак.

Мата авылында гөрләп Нәүрүз бәйрәме үтте
Мата авылында гөрләп Нәүрүз бәйрәме үтте
Мата авылында гөрләп Нәүрүз бәйрәме үтте
Автор:
Читайте нас: