Иске Тимкә авылында кышны озаттылар һәм язны каршыладылар.
Авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда үткән матур чарада авылда яшәгән төрле буын вәкилләре катнашты.
Бәйрәм бик күңелле үтте. Тимкәлеләр төрле халык уеннарында көч сынаштылар, күңел ачтылар, активлык күрсәттеләр. Халык бик теләп спорт ярышларында катнашты, азактан карачкы яндырылды. Карачкы барлык көенечләрне үзе белән алып китсен, хәерле язлар җитсен дигән теләкләр яңгырады.
Бәйрәм ачык һава астында самавыр чәе белән сыйланып тәмамланды.