Тушкыр авыл мәдәният йортында гүзәл затлар хөрмәтенә узган чараны якташыбыз, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Рифкат Габдульянов күркәм чыгышы белән бизәде.
Тушкыр авылы клубында "Язлар матур хатын-кызлар белән" дип аталган кичә үтте. Чараның махсус кунагы — Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Рифкат Габдульянов залда утыручы сылуларны котлады, шулай ук "Картаймас" ансамбле, авылның иң уңган, иң сәләтле ханымнары кичәне бизәде!
Афәрин, тушкырлар! Булдырасыз!