Барлык яңалыклар
Мәдәният
8 март 2022, 11:02

Мата авылында бәйрәм концерты узды

Халыкара  хатын-кызлар көне алдыннан Мата  авыл мәдәният йортында "Баш иябез сезгә әниләр" дигән  бәйрәм концерты  узды.   

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – язның, мәхәббәтнең һәм гүзәл затларыбыз бәхетенең иң якты чагылышы булган бәйрәм.

Замананың нинди генә булуына карамастан, үз асылын җуймый һәм әһәмиятен югалтмый ул. Аның нәкъ менә табигать уяна башлаган ел мизгеленә туры килүе дә һич очраклы түгелдер. Чөнки хатын-кыз – барлык кешелекнең яшәеш чыганагы, йорт һәм гаилә җылысын саклаучы булып тора. 

Халыкара  хатын-кызлар көне алдыннан Мата  авыл мәдәният йортында "Баш иябез сезгә әниләр" дигән  бәйрәм концерты  узды.  Концерт моңлы  җырлар, матур биюләр һәм кызыклы скетчлар белән үрелеп барды. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.

Бу концертны оештыручы һәм кую өчен клуб мөдире Эльвера Солтанова зур тырышлык куйган. Ә ул, үз чиратында, барлык авылдашларына – олысына да, кечесенә дә чиксез рәхмәтен белдерә, чөнки бу – бердәмлекнең, гомум тырышлыгыбызның нәтиҗәсе, ди ул. Бу, әлбәттә, шулай.  Катнашучылар  вакытларын табып, шундый матур биюләр һәм җырлар өйрәнгәннәр.  Шуңа бәйрәм концерты да бик күңелле үтте, авыл халкының күңелендә яхшы тәэссоратлар калдырды.

Мата авылында бәйрәм концерты узды
Мата авылында бәйрәм концерты узды
Мата авылында бәйрәм концерты узды
Мата авылында бәйрәм концерты узды
Мата авылында бәйрәм концерты узды
Мата авылында бәйрәм концерты узды
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: