Барлык яңалыклар
Мәдәният
8 март 2022, 10:38

Асавка авылында кышны озаттылар

Асавка авылында "Кышны озату" бәйрәме үтте.

Асавка авылында кышны озаттылар
Асавка авылында кышны озаттылар

 

Асавка авылында "Кышны озату" бәйрәме үтте.

 

Бәйрәм башланыр алдыннан барлык кунакларны бәйрәм белән котладылар.Тамаша җырлар, биюләр, мәзәкләр һәм шигырьләр белән башланып китте.Теләүчеләр кайнар коймак белән сыйланды. Аннан соң уеннар, конкурслар башланды, аларда бәйрәмдә катнашучылар көч, җитезлек, хәйләкәрлек һәм кыюлык белән сыныша алдылар. Биредә капчык киеп йөгерү, "Тюбинг белән" эстафетасы, аркан тарту, әтәчләр көрәше, "Киез итекләр" кебек уеннар булды, шулай ук балалар өчен атта шуарга тәкъдим ителде. Ир - атлар, хатын-кызлар һәм балалар кул көрәшендә көч сынаштылар.

—Шулай ук кунаклар өчен үзкулларың белән булдырган уенчыклар күргәзмәсе оештырылды. Мондый уенчыкларны бәйләү белән 7 сыйныф укучысы Эмилия Шагиахметова шөгыльләнә. Аңа уңышлар телибез!

Бәйрәм бик күңелле һәм киң күңелле үтте. Бәйрәм гадәттәгечә Кыш карачкысын яндыру белән тәмамланды. Искиткеч чараны оештыруда ярдәм итүчеләргә, Безнең кунакларга һәм спонсорларга зур рәхмәт әйтәсе килә, — ди чараны оештыручылар.

Асавка авылында кышны озаттылар
Асавка авылында кышны озаттылар
Асавка авылында кышны озаттылар
Асавка авылында кышны озаттылар
Асавка авылында кышны озаттылар
Асавка авылында кышны озаттылар
Асавка авылында кышны озаттылар
Асавка авылында кышны озаттылар
Асавка авылында кышны озаттылар
Асавка авылында кышны озаттылар
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: