Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 март 2022, 19:40

Кизгәнбаш авылы сәхнәсе гөрләп торды!

Түбән Карыш авыл биләмәсе үзешчәннәре Кизгәнбаш авылында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Безнең гүзәлләребез» бәйгесендә катнаштылар.

Кизгәнбаш авылы сәхнәсе гөрләп торды!
Кизгәнбаш авылы сәхнәсе гөрләп торды!

 

Түбән Карыш авыл биләмәсе үзешчәннәре Кизгәнбаш авылында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Безнең гүзәлләребез» бәйгесендә катнаштылар.

 

Чарада катнашучылар «Сәламләү», «Көтү куу ,» , «Мәргән», «Алфавит», «Йомгак», «Зирәклеккә конкурс» кебек төрле конкурсларда көч сынаштылар. Кызлар безне үзләренең артист осталыклары, зирәклекләре, тапкырлыклары белән сөендерделәр, тамашачыларга бик күп канәгатьлек китерделәр, кәефләрен күтәрделәр. Жюр кызларыбызның бик яхшы җырлый, иң катгый сорауларга җавап бирә һәм теләсә кайсы хәлдән чыгу юлын таба белүләренә инанды. Нәтиҗә нинди генә булмасын, без авыл биләмәсендә иң яхшы хатын-кызлар һәм кызлар яшәвенә тагын бер кат инандык!

Гүзәл Хаматова, Лира Сафуанова, Рамил Фәүзетдинов, Гөлнара Мәрванова, Альберт һәм Зимфира Закировлар , Түбән Карыш авыл мәдәният йорты вокаль ансамбле үз чыгышлары белән чараны бизәделәр. Чыгыш Кизганбаш авылында яшәүчеләрнең көчле алкышларына күмелде.

Лилия Фәүзетдинова, мәдәни чараларны оештыручы

Автор фтолары

Кизгәнбаш авылы сәхнәсе гөрләп торды!
Кизгәнбаш авылы сәхнәсе гөрләп торды!
Кизгәнбаш авылы сәхнәсе гөрләп торды!
Кизгәнбаш авылы сәхнәсе гөрләп торды!
Кизгәнбаш авылы сәхнәсе гөрләп торды!
Кизгәнбаш авылы сәхнәсе гөрләп торды!
Автор:
Читайте нас: