Барлык яңалыклар
Мәдәният
27 февраль 2022, 12:59

Иштирәк авылында “Республикабызның өч төстәге флагы” кичәсе үтте

25нче февральдә республикабыз җәмгыятен берләштерүдә зур әһәмияткә ия булган бәйрәм – Башкортстан Республикасының Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.

Шул бәйрәмгә багышланып  Иштирәк авыл мәдәният йортында яшүсмерләр һәм яшьләр өчен «Республикабызның өч төстәге флагы»дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Әлеге кичәнең максаты – республикабызның  дәүләт символы статусына ия булган флаг, герб һәм гимн турында  яшүсмерләргә  тулы мәгълүмат җиткерү. Чарада  катнашучылар Башкортстанның  флагы һәм аның төсләренең нәрсәне аңлатканлыгы турында әңгәмә тыңладылар, әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар.

Балалар игътибарына "Мин республикабызның флагы турында нәрсә беләм" дигән танып-белү викторинасы тәкъдим ителде, анда катнашучылар үз белемнәрен күрсәттеләр. Чара барышында балалар республика флагы белән бәйле күп кенә кызыклы фактлар белделәр.

Кичә бик күңелле, матур һәм җылы атмосферада үтте.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: