Барлык яңалыклар
Мәдәният
26 февраль 2022, 12:04

Матада Башкортстан Республикасының Дәүләт флагы көне уңаеннан чара үтте

1992нче елның 25 февралендә Башкорт АССР Югары Советы Яңа флагны республика дәүләтчелегенең рәсми символы итеп раслый.

Матада Башкортстан Республикасының  Дәүләт флагы көне уңаеннан чара үтте
Матада Башкортстан Республикасының Дәүләт флагы көне уңаеннан чара үтте

Мата авыл клубы "Башкортстан Республикасының Дәүләт флагы" дип исемләнгән тематик кичә үткәрде. Балалар флаг тарихы һәм аның төсләре, шулай ук башка дәүләт символлары — герб һәм гимн белән таныштылар.  Кичәдән соң авыл клубы алдында  "Байрак алыш" һәм "Крепость алу" кебек   күңел ачу уеннары үткәрелде. Көн салкын булуга карамастан, бәйрәм күтәренке рухта үтте.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: