Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 февраль 2022, 12:52

Гашыйклар көнендә —“Мәхәббәт һәм сәламәтлек йөгереше” чарасы

Гашыйклар көне—серле, мавыктыргыч, күңеллләргә яктылык, нур иңдерүче, күзләргә очкын бирүче, канатландыручы, матур җырлар, шигырләр, сәнгать әсәрләре иҗат итәргә этәрүче бәйрәм. Чөнки ул яратучылар, сөю ялкыннарында янучылар бәйрәме. Ә бит җир йөзендә мәхәббәттән дә гүзәлрәк, татлырак хис бар микән ул?!

Бу хистән башка дөньяда яшәүнең яме генә түгел, мәгънәсе дә булмас иде. Яратканда нәрсә өчендер түгел, ә бернигә дә карамастан ярата адәм баласы. Дөньяда hәр кеше сөяргә hәм сөелергә хаклы, hәр кеше хыялый мәхәббәткә табынып, ышанып, омтылып яши.

14 февраль көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан “Мәхәббәт hәм сәламәтлек йөгереше” дип аталган күркәм чара саф hавада hәм күңелле музыка астында гашыйклар аллеясы мәйданында уздырылды. Катнашучыларны hәм җыелган кунакларны бәйрәм белән котлап район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр hәм кадрлар эше буенча урынбасары Инзилә Гасыймьянова чараны ачты.

Артабан чарадагы катнашучылар ­—гаиләле hәм гашыйк парлар—район оешмалары hәм учреждениеләре хезмәткәрләре белән таныштыру булды. Чарада катнашкан парлар hәрберсе карап сокланып туймаслыклар.

Гашыйк парлар ярышуларга тотыныр алдыннан, бөтен җыелган кунаклар белән бергәләшеп әле Пекинда барган Кышкы олимпиада уеннарында катнашкан Русия спортчыларына ярдәм йөзеннән флешмобка кушылдылар.

Күңелле hәм мавыктыргыч итеп флешмоб уздырып җибәргәч, ярыш кагыйдәләре белән балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Айваз Сафетдинов таныштырды.

Парлар бер-берсе арасында төрле ярышларда көч сынаштылар.

Беренче конкурста ир-егетләр күзләрен бәйләгән килеш кеглилар арасыннан, парларының тавышын тыңлап, вакытка йөреп килделәр. Артабан ир-атлар үз сөеклеләрен тюбингка утыртып куелган дистанцияне урадылар. Тактада ябештерелгән йөрәкләргә төз ату буенча да көч сынаштылар.

Жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләгәнче район мәдәният йорты хезмәткәрләре музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар.

Шундый матур hәм күркәм чарада 1нче урынны Рәзилә hәм Азат Шәяхмәтовлар (Иске Балтач1нче урта мәктәбе) яулады. Икенче урында – Гөлназ hәм Айдар Галләмовлар (Балтач район мәдәният бүлеге). Өченче урынны – Лидия hәм Ильвир (Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы). Җиңүчеләр грамоталар hәм истәлекле бүләкләр белән билгеләнделәр.

Кышкы көннең салкынлыгын да сизми, көлеп-шаярып, уйнап күңел ачып үткәрелгән чара катнашучыларның күңелендә онытылмаслык тәэссоратлар калдырды.

 

Фиргать НӘБИУЛЛИН.

 

Гашыйклар көнендә —“Мәхәббәт һәм сәламәтлек йөгереше” чарасы
Гашыйклар көнендә —“Мәхәббәт һәм сәламәтлек йөгереше” чарасы
Гашыйклар көнендә —“Мәхәббәт һәм сәламәтлек йөгереше” чарасы
Гашыйклар көнендә —“Мәхәббәт һәм сәламәтлек йөгереше” чарасы
Гашыйклар көнендә —“Мәхәббәт һәм сәламәтлек йөгереше” чарасы
Гашыйклар көнендә —“Мәхәббәт һәм сәламәтлек йөгереше” чарасы
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: