Барлык яңалыклар
Мәдәният
15 февраль 2022, 16:19

Уразайлар “Яулык – тынычлык символы” III Халыкара фестиваленә кушылдылар

Бу чара авылда онлайн форматта үтте.

Уразайлар “Яулык – тынычлык символы” III Халыкара фестиваленә кушылдылар
Уразайлар “Яулык – тынычлык символы” III Халыкара фестиваленә кушылдылар

 

Бу чара авылда онлайн форматта үтте.

 

Республикада узучы шушы фестиваль инде онытылып баручы традицияләребезне тергезүгә багышланган. Бүгенге заманда гүзәл затларыбызның яулык турында онытуы берникадәр күзәтелә. Яулык - ул нәзәкатьлелек, серлелек билгесе. Яулык бар хатын-кызга да килешә, аның яше юк. Бүген яулык, шәлгә әйләнеп кайту әкрен булса да бара, ул безнең тормышыбызны бизи. Олыга — олылык, мәртәбәлек, тәрбиялелек өсти, ә яшьләребезгә тагын да бер тапкыр хатын-кыз икәнебезне кисәтә.
Авылдашыбыз, хөрмәтле ханым, хезмәт ветераны Рая Фәрхиәхмәт кызы Дильмиева яулыкның әһәмияте турында бик матур сөйләде.

Фәнидә Шәисламова, авыл мәдәният йортының мәдәни чараларны оештыручысы

Автор фотосы

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: