

Клуб хезмәткәрләре бу максаттан үз көчләре белән өмә оештырдылар.
Авылларда мәдәният учаклары эшчәнлеге төбәктә тормыш сулышын күрсәтә. Әлеге мәлдә коронавирус йогуына киртә кую максатыннан төрле чикләүләр кертелгән булуга карамастан, районның мәдәни тормышы дәвам итә. Төрле мәдәни чаралар онлайн форматта оештырыла, чикләнгән сандагы халык катнашлыгында үткәрелә.
Соңгы көннәрдәге кар-бураннар өстәмә мәшәкатьләр тудырды. Әйләнә-тирәне кар көртләре басты. Мата авыл клубының мәдәни чараларны оештыручысы Эльвира Солтанова үз эшен бирелеп башкарырга күнеккән кеше. Клуб тирәсен кардан тазарту йөзеннән өмә оештырып мәдәни учакка керү юлын ачып, авыл халкына уңайлыклар тудырды.
Афәрин, Эльвира ханым!