Арабыздан бик яшьли киткән зирәк талантлы Вәсилә Фәттәхова истәлегенә бүләк җыелмасы чыгарылган.
Вәсилә Фәттәхованың якты истәлегенә багышланган Стәрлетамак һәм Уфа шәһәрендә үтәчәк концертларына махсус рәвештә ире Илгиз Абдракипов "Вәсилә Фәттәхова. Туган як" дип аталган бүләк-истәлек җыелмасы әзерләгән.
Бүләк җыелмада Вәсилә Фәттәхованың бөтен җырларыннан торган җыелма, башкорт балы һәм шифалы үләннәрдән торган башкорт чәе урын алган. Теләүчеләргә аны концертлар вакытында алу мөмкинлеге бар, бүләкләр җыелмасы чиклләнгән күләмдә. Флеш-USB-га Вәсилә Фәттәхованың үзе башкарган 63 җыры кергән.
Концертлар 25 гыйнварда Стәрлетамакта, 26-сы Уфада үтәчәк.
Хәтерегезгә төшерәбез: 2016 елның 26 гыйнварында Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисткасы Вәсилә Фәттәхова яшьли генә вафат булды. Аңа ни бары 36 яшь кенә иде. Җырчының ире, улы һәм кызы калды. Вәсилә Фәттахова башкарган "Туган як", "Әйтелмәгән мәхәббәтем", "Ялгыз миләш" җырлар күптән инде хитка әйләнгән.
Фото: "Башинформ"