Барлык яңалыклар
Мәдәният
28 декабрь 2021, 11:38

Балтач үзәк район китапханәсендә “Открыткаларда — Яңа ел тарихы” күргәзмәсе

Балтач үзәк район китапханәсендә олы буын китап укучыларының шәхси архивыннан Яңа ел открыткаларыннан күргәзмә эшләделәр.

—Башта без “Открыткаларда — Яңа ел тарихы” дигән бик матур кичә үткәрдек. Аннары тупланган материаллардан күргәзмә оештырдык, — ди китапханәче Зилә Сәитова.

Китапханә хезмәткәрләре белдерүенчә, биредә совет чорының йөзләрчә Яңа ел открыткасы тупланган. Аларда җылы теләкләр язылган. Иң “олы” открытка 1971нче елда чыгарылган. Таушалып, чыгарылган еллары күренмәгән открыткалар да бар.

Бу күргәзмә нигездә бер китап укучы (кызганыч, инде мәрхүмә) Фәүидә Зиннәтшинаның шәхси архивындагы открыткалардан тупланган.  Шулай ук биредә Әгъния Ибраһимова коллекциясеннән 1970 еллардагы чыршы уенчыклары белән тулыланган.

Күргәзмә белән танышырга теләүчеләр күп.

Сез дә рәхим итегез!

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: